Олы Шырданда зират коймасын яңарттылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырданда зират коймасын яңарттылар

Авылның чын байлыгы нәрсәдә? Матур йортларындамы, төзек урамнарындамы, әллә табигатенең гүзәллегендәме? Боларның барысы да мөһим. Әмма авылның иң зур байлыгы – аның кешеләре, бер-берсенә булган хөрмәте, туган җир язмышына битараф булмавы һәм уртак эш өчен бер йодрык булып туплана белүе.

Олы Шырданда көзге өмәләр һәм күмәк эшләрнең быелгы этабы матур нәтиҗә белән тәмамланды. Авыл халкы бергәләп зират коймасын яңартты: 348 метр озынлыкта яңа сеткалы койма секцияләре урнаштырылды. Бу – бердәмлекнең, тырышлыкның һәм изге ниятнең ачык чагылышы.

Әлеге эш авыл халкының үз теләге белән, ихлас күңелдән биргән сәдакалары хисабына башкарылды. Ике ел дәвамында халыктан якынча 1 миллион 400 мең сум акча җыелды. Шуның 666 мең 100 сумы зират коймасын яңартуга һәм кирәкле материаллар алуга тотылды.

Фото: шәхси архивтан

Бердәмлек эштә сынала

Авылдашлар өмәгә гаиләләре белән чыкты. Күп кенә якташларыбыз туган авылларына махсус кайтып, уртак хезмәткә кушылды. Кемдер техникасы белән ярдәм итте, кул көчен кызганмады, оештыру эшләрен үз өстенә алды. Ә кемдер сәдака биреп, изге гамәлгә үз өлешен кертте. Иң мөһиме – монда кешеләрне берләштергән уртак максат бар иде. Авыл зиратын төзекләндерү – үткән буыннар рухына хөрмәт күрсәтү, әби-бабаларыбыз истәлеген кадерләп саклау ул.

Шушы зур эшне башкаруда ярдәм иткән һәр авылдашыбызга рәхмәтемне белдерәм.

Фото: шәхси архивтан

  • Тәлгать Вафинга эш барышын оста оештырганы, материалларны вакытында китереп торганы, һәр мәсьәләне җайлап, хезмәтнең өзлексез баруын тәэмин иткәне өчен аерым рәхмәт.
  • Тракторлары белән ярдәм иткән барлык абыйларга һәм егетләргә зур рәхмәт! Аеруча Айзат Талипов белән Илдар Батталов хезмәтен билгеләп үтәсем килә.
  • Ризәлә Галиуллинага зур оештыру хезмәте, халык белән актив аралашуы, сәдакаларны җаваплы рәвештә җыеп барганы өчен рәхмәтлебез.
  • Батталовларның агалы-энеле туганнары да бу эштә бердәмлек үрнәге күрсәтте. Өлкәннәре дә, яшьләре дә, бөтен нәсел-нәсәбе белән өмәгә чыгып, армый-талмый хезмәт куйды. Мондый гаиләләргә карап, сөенми мөмкин түгел.
  • Ислам Закировка, тормыш иптәше Рамилә ханымга һәм кияүләре Фаил белән Ниязга да ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Бигрәк тә һәр өмә азагында Фаилнең ихлас күңелдән кылган догалары күңелләргә үтеп керде, барыбызга да рухи көч бирде. Изге эшнең догадан башланып, догалар белән тәмамлануы үзе зур мәгънәгә ия.

Фото: шәхси архивтан

Өмәдә яшьләр белән беррәттән бил бөккән өлкәннәребезгә, аксакалларыбызга да аерым рәхмәт. Көзге салкын, көчле җил дә аларны куркытмады. Хезмәтләре – яшь буынга үрнәк, ә изге теләкләре һәр эшкә бәрәкәт өсти.

Хезмәт кешесен ашаткан табын

Күмәк эшнең уңышы кул көче белән генә түгел, кешеләрнең бер-берсенә булган кайгыртуы белән дә билгеләнә. Өмәчеләрнең көче кимемәсен, хезмәтләре туктап тормасын өчен табын әзерләгән уңган хуҗабикәләребезне дә билгеләп үтәсем килә.

Роза апа Шиһапова әзерләгән тәмле коймаклары, камыр ризыклары һәм салатлары белән барыбызны да сөендерде. Сәрия апа Хаҗиева белән Рәмзия апа Айбатуллина салкын көзге көндә хуш исле, тәмле пылаулары белән өмәчеләрнең күңелен күтәрде. Ничек итеп аларга рәхмәт әйтмисең инде?

Фото: шәхси архивтан

348 метр коймадан зуррак кыйммәт

Хөрмәтле авылдашларым! Без урнаштырган 348 метр яңа койма – гади генә киртә түгел. Ул безнең туган җиребезгә булган мәхәббәтебезне гәүдәләндерә. Бу койма артында – күпме кешенең тырышлыгы, ярдәме, вакытын һәм көчен кызганмавы, изге нияте бар!

Олы Шырдан халкы тагын бер кат шуны исбатлады: бергә булганда, иң зур эшләр дә башкарып чыгарлык. Кемнеңдер ярдәмe зуррак, кемнекедер кечерәк кебек күренергә мөмкин, әмма уртак максатка юнәлгән һәр өлешнең үз бәясе бар.

Фото: шәхси архивтан

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек һәм бәрәкәт телим. Изге эшләрдә катнашкан, ярдәм кулы сузган, догалары белән рухландырган һәр авылдашыма зур рәхмәт!

Әйтергә кирәк, бу эшләребез әле дәвам итәчәк. Без быелга планлаштырылган өлешен генә тәмамладык. Алда да туган авылыбызны төзекләндерү, уртак байлыгыбызны саклау юнәлешендә бергәләп эшләрбез дип ышанам.

Фото: шәхси архивтан

Бердәмлегебез нык, күңелләребез игелекле булсын! Олы Шырдан шундый тырыш, ярдәмчел һәм бердәм халкы белән һәрчак горурлансын!

Ирада Камалова, Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы


Нет комментариев