1 нче поликлиника коллективы — табиблар, шәфкать туташлары һәм административ хезмәткәрләр — Бөтенроссия «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексының нормативларын уңышлы үтәп, үзләренең беренче ГТО билгеләренә лаек булды.
Көн саен кешеләрнең сәламәтлеге сагында торучылар үзләре дә актив тормыш рәвеше алып баруның мөһимлеген шәхси үрнәктә күрсәтә.
Поликлиника хезмәткәрләрен лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, һөнәри һәм спорт уңышлары, рәхмәтле пациентлар телибез!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов
Нет комментариев