Рәфкать Сәгъдиев дүрт ел буе хәрби бурычын үти. Якыннарын һәрчак тынычландыра, беркайчан да зарланмый.
Хезмәттәшләре аны «кырыс, ләкин гадел» кеше дип искә ала. Ә гаиләсе өчен ул – яраткан ир, кайгыртучан әти һәм һәрвакыт терәк булган иң якын кеше иде.
«Әнкәгезне тыңлагыз, борчымагыз, беркайчан да ташламагыз!» – дип балаларын үгетли торган була Рәфкать Сәгъдиев. Бу сүзләрне ул кабат-кабат әйтә. Әйтерсең лә, гаиләсеннән иртә китәчәген күңеле сизенгән, балаларын әниләренә терәк булырга алдан ук әзерләгән…
Бүген аның сүзләре Чулпанның йөрәгендә яңгырый. Әтисе белән горурланып үскән улы Ислам да кадерлесенең киңәшләрен гомер буе хәтерендә йөртер. Әмма бер сорауга җавап табу һаман да авыр: «Мин әтисез ничек яшим?»

«Үзем кебек җирән кешене очраттым»
Олы Ачасыр кызы Чулпан Сәйфетдинова Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлап, Васильево хастаханәсендә эшләгән чорда Рәфкать белән таныша. Чулпан – биш кыз үскән гаиләдән. Сеңлесенә кунакка Казанга барып йөргәндә, уртак танышлары аша Питрәч районының Нептун авылы егетен очрата. Рәфкать ул вакытта Казанда эшли, армия хезмәтен тәмамлап кайткан була. Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә дә катнашкан егетнең тормыш тәҗрибәсе яшьтәшләренекеннән аерылып тора.
2000 елда танышалар, ә бер елдан соң Рәфкать Чулпанның телефон номерын табып, үзе шалтырата. Очраша башлыйлар. 2005 елның 1 октябрендә гаилә коралар.
– Үзем кебек җирән кешене очраттым, дип сөенгән идем, – дип елмаеп искә ала Чулпан ул вакытларны.

Башта Рәфкатьнең Васильевода яшисе килми. Әмма вакыт узу белән хатыны яшәгән урын аңа да үз җиргә әйләнә. 2006 елда гаиләдә кызлары Лилия туа. Яшьләр фатир яллап яши, тормышларын җайга салырга тырыша. Фатирлы булгач, 2017 елда күптән көтелгән уллары Ислам дөньяга килә.
Гаилә тормышы җайга салына, балалар үсә. Рәфкать Казанга барып эшли, гаиләсен бар яктан тәэмин итәргә тырыша.
«Барам!» – диде
2022 елның сентябрендә мобилизация башлана. Питрәч районыннан шалтыратып, Рәфкатькә повестка килүен хәбәр итәләр. Аны кулына килеп тоттыручы булмый. Әмма Рәфкать качу юлын эзләми, икеләнеп тормый – үзе кайтып, авыл җирлегенә бара.
– «Барам!» – диде. «Кайгырма, әнкәсе. Үләсем булса, монда да үләм. Язмыш ни язганын белмибез. Бар да әйбәт була», – дип мине тынычландырды. Куркуын сиздермәде, – дип искә ала Чулпан ул көннәрне.

Ул иренең сүзләренә ышанырга тырыша. Күп еллар элек Чечняда хәрби бәрелешләр кичергән ир өчен сугышның ни икәнен аңлау авыр булмый. Әмма кабат ут эченә китүне кабул итү хатынына җиңел бирелми.
2022 елның сентябрендә Рәфкатьне озаталар. Ул вакытта улларына нибары дүрт яшь була.
Рәфкать Луганск өлкәсендәге Сватово–Кременная юнәлешендә, фронтның катлаулы участокларында хезмәт итә. Хезмәттәшләре арасында аны «Бабай», кайчак «Чечен бабай» дип йөртәләр. Мотоукчылар бригадасында гранатометчы ярдәмчесе була, шулай ук дошманның радиоэлектрон көрәш чараларын ачыклау һәм пилотсыз очкычларга каршы бурычларны үтәү белән бәйле эшләрдә катнаша.
Рядовой булып киткән егет ефрейтор дәрәҗәсенә күтәрелә, взвод командиры һәм командир ярдәмчесе вазифаларын да үти.
Дүрт елга якын хезмәт иткән чорда ялга нибары дүрт тапкыр кайта. Һәр кайтуында гаиләсе белән күбрәк вакыт үткәрергә тырыша. Өйдә дә, хезмәттә дә зарланырга яратмый. Алгы сызыкка, шул исәптән һөҗүм бурычларына да берничә тапкыр керә. Әмма хатынына авырлыкларын сөйләми, куркуын күрсәтми.
– Берәр ай элемтәгә чыкмый торган чаклары да булды. Аннары шалтыраткач, һәрвакыт: «Бар да әйбәт, кайгырма», – дип әйтә иде. Ачка үлмибез, тушенкабыз, «бомж-пакет» бар, дип тә тынычландырды. Үзеннән зарлану ишетмәдем, – ди Чулпан.

Гаилә өчен иң авыры – билгесезлек. Телефон шалтырамый торган көннәрдә күңел мең төрле уй белән тула. Әмма өмет сүнми: Рәфкать кайтыр, ишектән керер, балаларын кочаклар, гаиләсе белән бергә корган планнарын тормышка ашыра башлар…
«Әнкәсе, мин сезне яратам!»
Чулпан иренең соңгы хәбәрен бүген дә күз яшьләрсез искә ала алмый.
– Соңгы сөйләшүебез 15 майда булды. «Иртәгә алгы сызыкка керәбез», – диде. Иртән шалтыратырмын, дип вәгъдә итте. Әмма ул көнне пилотсыз очкычлар куркынычы сәбәпле, телефоным эшләмәде. Соңрак карасам, күп тапкыр шалтыраткан, СМС та җибәргән икән. Анда: «Әнкәсе, кайгырма, Аллаһ боерса, бар да әйбәт була. Мин сезне яратам!» – дип язган иде. Бу аның соңгы сүзләре булды…
Рәфкатьнең гомере 19 майда өзелә. 28 майда хәрби комиссариаттан шалтыратып, килүләрен сорыйлар, хәбәрсез югалуы турында әйтәләр. Әмма гаиләгә инде яман хәбәр килеп ирешкән була. Хезмәттәшләреннән ишеткәннән соң, күңелдәге иң куркыныч шик чынбарлыкка әйләнә.

«Кырыс, ләкин гадел кеше»
Рәфкатьнең нинди кеше булуын аның белән бергә хезмәт иткән егетләрнең сүзләре дә ачык күрсәтә.
– Хезмәттәшләр белән дә, аларның гаиләләре белән дә аралашып торабыз. 7 октябрьдә Рәфкатьнең туган көне иде. Осиновога, яраланып кайткан хезмәттәше янына бардык. Ул Рәфкать турында: «Бабай» – кырыс, ләкин гадел кеше. Ул беркайчан да сатылмаячак, штурмга керергә кирәк булса, баш тартмаячак», – диде, – дип сөйли Чулпан.
Әйе, ул таләпчән булган, әмма гаделлекне беренче урынга куйган. Үзенә йөкләнгән бурычтан читләшмәгән, авырлык алдында чигенмәгән.
Өйдә көткән хыяллар…
Сәгъдиевлар гаиләсе Чулпанның туган авылы Олы Ачасырда йорт сатып ала. Рәфкатьнең күңелендә зур планнар була. Өйне яңартырга, гараж салырга, барысын да үз куллары белән тәртипкә китерергә тели.
– «Махсус хәрби операциядән кайткач, бер ел эшләмим әле, яме. Өйне яңартам, гараж салам, ремонтны башкарып чыгам», – дип әйтә торган иде. Аның кулыннан бөтен эш килде, – дип искә ала Чулпан.
Бу сүзләр – гаиләгә кайтуга ышаныч, тыныч тормышка өмет белән корылган планнар. Тик бу хыяллар, ни кызганыч, үтәлмичә кала.
Рәфкатьнең әти-әнисе дә исән-сау түгел. Бертуган сеңлесе Олы Ачасыр егетендә кияүдә. Һәм батыр ир-егетне Чулпанның туган авылы зиратында җирләделәр. Олы Ачасыр туфрагы үзенең тагын бер каһарман улын кабул итте.
«Мине бәхетле иткәне өчен рәхмәт әйтер идем»
2026 елның 1 октябрендә Чулпан белән Рәфкатьнең гаилә коруларына 21 ел тулган булыр иде. Бу көн алар өчен мәхәббәтнең, бергә үткән елларның истәлеге булып калырга тиеш иде. Әмма октябрь аларны мәңгелеккә аерган айга да әйләнә.
Чулпанның әйтәсе сүзләре күп. Әмма йөрәктәге сагышны сүзләргә сыйдыру мөмкин түгел.
– Соңгы тапкыр сүз әйтергә мөмкинлек булса, иремә бергә үткәргән еллар, мине бәхетле иткәне өчен рәхмәт әйтер идем. Авыр чакларымда гел терәгем булды. Әниемне югалттым, әтиемне дә... Инде ирем белән балаларны үстереп, кеше итеп, бары тик бәхетле булып яшисем килгән иде. Анысы да насыйп булмады, – ди ул.

Күп югалтулар кичергән сыйныфташым Чулпанның бәхетле яшәргә хакы бар иде.
Рәфкатьнең батырлыгы – хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгында гына түгел. Ул үзенә ышанган кешеләрне ташламаган, хезмәттәшләре арасында гаделлеге белән хөрмәт казанган, гаиләсен яраткан һәм һәрчак аларны тынычландырырга тырышкан.
Чулпанның, Лилиянең һәм Исламның тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ Тәгалә аларга күркәм сабырлык, күңел тынычлыгы бирсен.
Рәфкатьнең гомере өзелде, әмма аның гаиләсенә булган мәхәббәте, гаделлеге һәм батырлыгы онытылмас. Ул улының йөрәгендә – үрнәк әти, кызының хәтерендә – кадерле әти, хатынының күңелендә – гомерлек терәк булып калачак.

Нет комментариев