Рецепт.
Камыр өчен:
- 1 йомырка;
- 200 мл җылы сөт;
- 1 аш кашыгы коры чүпрә;
- 1 аш кашыгы шикәр комы;
- 100 г эретелгән атланмай;
- 1 чәй кашыгы тоз;
- он.

Эчлек:
- бәрәңге;
- 1 стакан сөт;
- 50 г атланмай;
- 1 суган;
- тоз, борыч.
Бәрәңгене тозлы суда пешереп сөздем. Кайнар сөт, атланмай, тоз, борыч салып төйдем. Яраткан кешеләргә кыздырып суган салсагыз да була, мин яшел суган кыягы гына салдым. Камырны кабартмадым, әзер булуга пешерергә керештем. Камырны берничә кисәккә бүлеп, җәйдем. Эчлекне уртага салдым, камырны күтәреп бөрдем. 1 йомырка сарысын өстенә сылап, газ мичендә 40 минут тирәсе пешердем.
Эльмира Нигмәтҗанова рецепты
Нет комментариев