Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 985 чакыру килгән.
Шуларның 569ы – шәһәрдән, 416сы районнан булган. 392 кеше госпитализацияләнгән: 288е – шәһәрдән, 104е – районнан.
- Комсомольская урамында 5 хатын-кыз кыйнаган 57 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аны травматологиягә китергәннәр.
- Гоголь урамында машина бәрдергән 5 яшьлек кыз балага ярдәм күрсәтелгән. Баш мие җәрәхәтләнгән, кома хәлендә булган кызны республика хастаханәсенә илткәннәр.
- Күгәй авылының Үзәк урамында, билгесез шартларда күкрәгенә пычак кадалган, 27 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
- Татарстан урамында билгесез затлар кыйнаган 20 яшьлек хатын-кызга ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.
- Гагарин урамында улы кыйнаган 71 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәткәннәр. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Нет комментариев