Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Буын авыртканда нәрсә ашарга

Буын авырулары еш кына кимерчәк тукымадагы матдәләр алмашы бозылу аркасында барлыкка килә.

Экспертлар симптомнарны җиңеләйтергә булыша һәм чирнең башлануына тоткарлык ясый торган берничә продуктны атады.

Артроз вакытында буыннардагы кимерчәкнең таркалуы нәтиҗәсендә ялкынсыну процессы башлана. Әлеге процессны киметү өчен, рационга омега-3 кислоталарын кертергә кирәк. Бу элемент скумбрия балыгында күп.


Файдалы продуктларның тагын берсе – киви. Әлеге җимеш гиалурон синтезына ярдәм итә торган антиоксидантларга бай.


Буыннары авыртудан интегүче кешеләргә шулай ук солы боткасына да игътибар итәргә кирәк. Әлеге ботканың составында марганец бар, аның ионнары сөяк һәм кимерчәк тукымалары ферментларын җайга сала.


«Медикфорум» порталы хәбәр иткәнчә, җитен мае, сардина, сельдь, куркума һәм сөт куллану да буыннар авыртканда ярдәм итә.

Чыганак:1001 КИҢӘШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев