Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Бөтендөнья корткычларга каршы көрәш көне: профилактика чаралары һәм кимерүчеләрдән саклану юллары

Күсе, тычкан, таракан – йогышлы авыру таратучылар.

Бу мөһим дата икътисадка гына түгел, ә кеше сәламәтлегенә дә куркыныч тудырган корткычларны контрольдә тотуның зарурлыгына игътибар җәлеп итү максатын күздә тота.

Иң куркыныч корткычларның берсе – кимерүчеләр, мәсәлән, күсе һәм тычканнар. Бу көтелмәгән кунаклар күп йогышлы авыруларны тарата ала. Буынтыгаяклылар да (черки, талпан, кандала, таракан) шулай ук куркыныч тудыра. Алар уңайсызлык гына китерми, ә еш кына җитди авыруларны йөртүчеләр булып тора.

Кимерүчеләр ничек куркыныч тудыра?

Кимерүчеләр инфекция чыганагына түбәндәге юллар белән әверелә:

Тешләгәндә — кайбер авырулар зарарланган хайван тешләгәндә турыдан-туры күчә.

Тизәк һәм бәвел аша — кимерүчләрнең экскрементларында авыру тудыручы бактерияләр һәм вируслар була, алар ашамлык, су һәм өслекләрне пычратырга мөмкин.

Талпаннар аша — кимерүчеләр еш кына бу паразитларның «өе» була, алар да авыруларны күчерә.

Турыдан-туры контактта — зарарланган кимерүчегә яки аның биологик сыекчаларына кагылу инфекцияне күчерүгә китерергә мөмкин.

Кимерүчеләр тарата торган авырулар:

Лептоспироз — зарарланган хайван бәвеле аша таралучы бактериаль инфекция. Лихорадка, баш авыртуы, мускулларда авырту белән билгеләнә.

Сальмонеллез — диарея, лихорадка, эч авыртуы китереп чыгара; зарарланган ашамлык аша йога.

Туляремия — талпаннар кадалуы яки зарарланган хайваннар белән контакт аша күчә, лихорадка һәм лимфа төеннәренең зураюы белән бара.

Бөер синдромы белән геморрагик лихорадка (ГЛПС) — кимерүчеләр экскрементлары булган тузанны сулаганда таралучы вируслы авыру.

Чума — кимерүчеләрдә паразитлык итүче борча тешләве аша тарала, еш авыр өзлегүләргә китерә.

Профилактика – сезнең иң яхшы сакчы

Профилактика — кимерүчеләр таратучы авырулардан саклануның төп ачкычы. Менә берничә гади, ләкин нәтиҗәле чара:

Чисталык саклагыз: Чүп-чарны вакытында чыгарыгыз, ашамлыкларны герметик савытларда саклагыз, ашап бетерми калган ризыкларны ачык һавада калдырмагыз.

Ярыкларны каплагыз: Кимерүчеләрнең керүенә юл куймас өчен, диварлар һәм идәндәге барлык тишекләрне ябыгыз.

Тозаклар һәм агулар кулланыгыз: Кимерүчеләр билгеләре булса, шунда ук чара күрегез.

Чистарту вакытында сак булыгыз: Кимерүчеләр булырга мөмкин булган урыннарда перчаткалар һәм битлекләр киегез.

Кулларны юыгыз: Кимерүчеләр яки аларның экскрементлары белән контакттан соң кулларны сабынлап юыгыз.

Табибка мөрәҗәгать итегез: Инфекциягә күрсәтә торган симптомнар булса, шунда ук медицина ярдәме сорагыз.

Буынтыгаяклылар да куркыныч

Күсе һәм тычканнар гына түгел, ә буынтыгаяклылар да — черки, талпан, кандала, тараканнар — куркыныч тудыра. Алар безнең көндәлек тормышта уңайсызлык кына китерми, ә куркыныч авыруларны таратучы булырга мөмкин.

Черкиләр — алар зур эпидемиологик әһәмияткә ия: бизгәк, төрле лихорадкалар (шул исәптән Көнбатыш Нил, Сары бизгәк, Денге лихорадкасы һәм башкалар), энцефалитлар һәм дирофиляриоз күчерәләр.

Талпаннар — талпан вируслы энцефалиты һәм Кырым геморрагик лихорадкасы. Аларның кадалуы сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин.

Тараканнар — болар 40 төрле авыруны йөртә ала. Аларның йортта булуы начар санитар-гигиена хәлен күрсәтә. Тараканнарның тереклек эшчәнлеге калдыклары көчле аллергеннар булып, ринитлар, астма кебек аллергик реакцияләр тудырырга мөмкин.

Бүгенге көрәш ысуллары

Корткычларга каршы заманча көрәш химик һәм физик алымнарны берләштерә, экологик һәм санитар нормаларны исәпкә алучы нәтиҗәле стратегияләр тудыра.

Санитар эшкәртү, биналарны герметизацияләү, куркынычсыз инсектицидлар һәм родентицидлар куллану корткычлар санын әйләнә-тирәлеккә зыян китермичә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Корткычларга каршы комплекслы көрәш инфекцияләр таралу куркынычын сизелерлек киметә һәм кешеләр һәм хайваннар өчен имин мохит булдыра. Саклык чараларын кулланып, без үзебезне һәм якыннарыбызны куркыныч йогышлы авырулардан саклый алабыз.

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз – бу сезнең төп байлыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев