Бодай һәм арыш көрпәсенең организмга файдасы
Көрпә (отруби) дип, он тартканнан соң калган бөртек кисәкчәләрен әйтергә күнеккәнбез. Орлыкның барлык шифалы көче шуларда.
Көрпә ашкайнатуга гына ярдәм итеп калмыйча, организмнан зарарлы авыр металларны, радионуклидларны һәм зыянлы матдәләрне чыгара. Үзенең эре тарттырылган булуына карамастан, алар организмда җиңел үзләштерелә һәм эчәклекне бик яхшы чистарта. Көрпә таза кешеләргә дә файдалы, чөнки ул ашказанында бүртә һәм озак вакытка туклык хисе бирә.
Витаминнар көрпәдә В төркеме витаминнары, минераль тозлар (калий, магний, фосфор, тимер) бик күп. Аңарда зур күләмдә клетчатка булу бигрәк тә әһәмиятле.
Белеп торыгыз
Әмма, көрпәне кечкенә балаларга бирмәвең хәерле, чөнки аларның эре кисәкләре ашкайнатуны кыенлаштырырга мөмкин. Ашказаны һәм уникилле эчәк җәрәхәте булганда көрпә ашау тыела.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев