Баштагы «шау»дан ничек котылырга?
Кемдә юк икән хәзерге ыгы-зыгылы заманда башта шау? Бик күпләр интегә. «Башым шаулап, колагым зыңлап тора әле нигәдер» кебек зарларны элек бик олы яшьтәге әби-бабайлардан гына ишетә идек. Ә хәзер бу хәл мәктәп балаларында да күзәтелә.
Фото: ясалма интеллект
Һәм моны, күпчелек, бүгенге көн туклану рәвеше белән бәйлиләр.
Андый шауларның еш сәбәбе – баш мие кан тамырларында холестерин төерләре булу. Бу хәлне җиңеләйтү өчен, кешеләр түбәндәге ысулларны кулланып, аның нәтиҗәлелеге турында яза.
Колаклар шауламасын өчен, 100 гр сарымсакны изеп, 200 мл аракы белән кушарга. Шуңа 1әр а.к. сыек бал һәм даруханәдән прополис төнәтмәсе өстәп, яхшылап болгатырга. Караңгы урында, банканы селкеткәләп торып, 10 көн төнәткәч, сөзәргә. Ашар алдыннан ярты сәгать кала, көненә өч тапкыр унар тамчы эчәргә.
Баштагы шаудан котылу өчен, 1 кг мүк җиләген (клюква) белән 200 гр сарымсакны иттарткычтан чыгартырга һәм шуңа ике стакан бал кушып, болгатырга. Бер тәүлектән төнәтмә әзер. Кояш нурлары төшми торган урында саклагыз. Халәтегезгә карап, курслап эчәргә. Көненә 50 граммнан да артык куллану киңәш ителми.
БИРЕДӘГЕ ЯЗМАЛАР МӘГЪЛҮМАТ РӘВЕШЕНДӘ ГЕНӘ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ. ҺӘРТӨРЛЕ ДӘВАЛАНУ ЫСУЛЛАРЫН КУЛЛАНУ АЛДЫННАН, ҺИЧШИКСЕЗ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев