Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Балчык белән дәвалануның файдасы һәм зыяны хакында

Хәзерге вакытта тозлы күлләре һәм төрле минералларга бай балчыклы урыннары булган җирләргә ял итәргә бару шау кымы артты.


Аннан кайтучылар чынлап та ниндидер шифасын күрүләре турында сөйли. Анда нинди авырулардан сихәт алырга мөмкин икән һәм бөтен кешегә дә ярыймы соң шулай үз белдегең белән дәвалану? Андый тозлы-балчыклы процедураларны бары тик табиб кына билгеләргә тиешлеген онытмагыз!

Буыннарга файдасы
Буыннарга сыланган табигый минералларга бай балчык һәм аның ванналары ялкынсынуны бетерә, авыртуны баса. Юкка гына андый шифаханәләргә һәм ял йортларына артрит, остеохондроз, подагра, бурсит һ.б. шундый авырулардан интегүчеләр еш йөрми. Әгәр дә андый сырхауларыгыз булмаса да, профилактика рәвешендә бер-ике тапкыр бу процедураларны алу комачауламас. Бары тик йөрәк тирәләренә кагылмагыз, гадәти булмаган йөкләнештән аның үзен ничек тотачагын белеп булмый.

Тире авыруларыннан
Экзема, псориаз һәм башка тире авыруларыннан да табиб балчык белән дәвалану билгеләргә мөмкин. Әмма мондый ысулны бары тик ремиссия вакытында гына кулланырга ярый, анда да балчык чис тартылган урында – шифаханә һәм махсус балчык белән дәвалау учреждениеләрендә генә. Ә инде үз белдегең белән, «кыргый» җирләрдә дәваланырга уйласаң, авыруны көчәйтергә генә мөмкин. Чөнки андый урыннарда бактерияләр бик күп һәм балчыкның составы да билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев