Бакчачы почмагы. Файдалы киңәшләр
Кәбестә күбәләге һәм гөбләгә (тля) каршы, кәбестә арасына укроп, кориандр, сельдерей, бархатцы, календула чәчәләр һәм әрем ботаклары түшиләр.
- Кыяр укропны ярата.
- Чөгендер яңгыр кебек коендырып, еш су сипкәнне ярата, ә җирен бик сак йомшартырга кирәк. Икенче тапкыр сирәкләгәннән соң, минераль ашламалар белән тукландырыру да файдалы. Чөгендер артык киң булмаган түтәлләрдә (иң күбе өч рәт), араларын 15-17 см калдырып утыртканда яхшы үсә.
- Кишер тишелеп чыкканчы көн саен су сибәргә кирәк. Ә үсентеләр күренгәннән соң 12-15 көн (бик коры булмаса) су сипмәскә. Бу аның тамырларына тирәнгә китәргә мөмкинлек бирә.
- Әгәр дә горчицаны борчак янына чәчсәң, уңышы ике тапкыр күбрәк булачак.
- Укропны кояшлы урынга утыртырга кирәк, чөнки ышыкта яфракларының хуш исе кими. Укроп түтәленә көл һәм известь кертмиләр.
- Июль урталарында сельдерей тамырының өске өлешен сак кына җирдән арчырга һәм чүпрәк белән сөртергә.15-50 минуттан кабат күмәргә. Суны бары тик 2-3 көннән соң гына сибәргә.
- Кабакның тулышуын тизләтү өчен, аның сабагын җиргә беркетеп, тамырландыралар.
- Фасоль, борчак, суган, сарымсак, ногытны кычыткан төнәтмәсе белән ашландырмагыз.
- Алмагач белән грушага күбрәк калий, ә чиягә азот таләп ителә.
- Кычыткан янындагы үсемлекләр авыруларга каршы торучан була. Нәкъ менә шуңа күрә рәт араларына кычытканнан мульча җәяргә кирәк.
- Горчица туфракны фосфор һәм серага баета, шулай ук, аны аю чикерткәдән (медведка) һәм проволочниктан чистарта.
- Горчица үскән урында суган уңа.
- Суытканда, теплицага кайнар су тутырылган чиләкләр кертеп куялар һәм тимер калайларга кыздырылган кирпеч тезәләр
- Бәрәңге һәм томат тирәли чәчелгән чөгендер фитофтороз белән көрәшергә ярдәм итә.
- Кәбестәнең һәр төбе янына кычыткан ботагы батырсаң, кәбестә яхшырак тернәкләнеп китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев