Чәчәк атар алдыннан бакча җиләген болай тукландырырга мөмкин.
Иң элек җиләккә су сибегез һәм һәр төпкә кимендә 200гр эремә салып чыгыгыз.
Эремә болай ясала.10л суга 2 г бор кислотасы, 2 г марганцовка, 1 стакан иләнгән көл, 5-10 тамчы йод тамызырга. Болгатканнан соң азрак төнәтергә һәм җиләккә сибәргә. Уңыш ике тапкыр артыр, җиләк черек чиренә бирешмәс. Уңышны җыйгач, бу процедураны тагын бер кабатласагыз яхшы булыр.
Нет комментариев