Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Бакчадагы кырмыска һәм беттән арынабыз

Зыян китерүче корткычлар бакча сезонының башыннан алып ахырынача безгә мәшәкать тудыручы җан ияләре. Соңгы атналарда торган чын җәйге һава торышы алар өчен бигрәк тә безнең бакчаларны җәннәт итә инде. Әйдәгез, кабат шулар белән көрәшү ысулларына күз салыйк, җәмәгать.

Гөбләдән (үлән бете) химиясез ничек котылырга?

Сезгә нибары ике нәрсә – әче кызыл борыч һәм су кирәк булачак.

  • 50 гр төелгән кызыл борычны 1 литр суга кушып, 15-20 минут акрын утта кайнатыгыз;
  • төн дәвамында төнәтегез һәм сөзеп, 1:4 нисбәтендә, су белән кушыгыз;
  • пульверизаторга салып, үсемлекләргә сиптерегез.

Гөблә мондый процедурага түзә алмый, ә яшелчә-җиләк-җимеш һәм чәчәкләрегез исән-имин булыр.

Кырмыскаларны бакчадан ничек куарга?

Бик гади: даруханәдән алынган гадәти нашатырь спирты – сезнең ярдәмче.

Әгәр дә кырмыска оясы үсемлекләр янында булса:

  • 10 мл нашатырьны 1 л җылы суга кушып болгатырга;
  • ә инде якында үсемлекләр булмаса – эремәне көчлерәк ясарга була;
  • шул катнашманы сак кына кырмыска оясына сибегез.

Бер көннән кырмыскалар бакчагыздан китәр. Әгәр дә инде калган булса, процедураны бер атнадан кабатлагыз. Үсемлекләрегез зыян күрмәс, ә чакырылмаган кунаклардан котылырсыз.

Онытмагыз!
Мондый эшләрне һәрвакытта да җилсез көнне башкарыгыз һәм әлеге чаралар белән яшелчә тамырлары тирәсендә еш кайнашмагыз.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев