Бакчачыларга бакчада ниләр эшләү катгый тыела?
Игътибарлы булыгыз.
1. Бакчада учак ягу
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, бакчада учак ягу тыела. Димәк, кирәкмәгән чүп-чарны, кипкән үләннәрне без бакчабыз уртасында түгел, бары тик махсус урыннарда гына утка яга алабыз. Бу – шашлыкка да кагыла. Бакчада шашлык та пешермәгәч, дип тузынырга ашыкмагыз. Әйе, пешерә аласыз, әмма мангалда гына.
Бу тыюны бозган очракта, штрафка тартулары бар. Ә аның күләме кечкенә дип булмый: очрагына карап 5 меңнән 50 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Сез үрләткән ут бернинди зур зыян салырга өлгермәгәндә әле бу.
2. Бакчаны чүп-чар урынына әйләндерү
Бакча эчендә яки аның янында чүп тавы өю, төзелеш калдыкларын шулай калдыру – закон тарафыннан тыела.
3. Артык тавышлану
Онытылып ял итәсе килсә дә, артык тавышланудан тыелырга туры киләчәк. Тавыш дәрәҗәсе тиешле нормадан артып китә икән, сезгә штраф салырга мөмкиннәр.
4. Машина юу
Дача участокларында машина юу рәсми рәвештә тыела: туфракка зарарлы матдәләр эләгү куркынычы зур. Бу тыюны бозган очракта штраф түләргә туры киләчәк. Аның күләме – 4 мең тирәсе. Бу – беренче тапкырында. Тагын шундый очрак кабатлана икән, хәтта суд аша бакча җирегезне тартып та алырга мөмкиннәр.
5. Артык биек койма кору
Бакча – безнең шәхси территориябез, әмма ике арага артык биек койма корырга хакыбыз юк. Бу – закон буенча тыела. Урам яктан койманың биеклеге 2 метрдан биегрәк булырга тиеш түгел.
Ә күрше участоклар белән ике арадагы койманың биеклеге тагын да тәбәнәгрәк булырга – 170 сантиметрдан артмаска тиеш.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев