Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Бакчачылар өчен халык сынамышлары

Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк!

  • Бәрәңгене чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә утыртмау хәерле – бозылачак.
  • Көнбагышны кояш батканнан соң шимбә көнне чәчәләр. Бу вакытта сөйләшмиләр һәм көнбагыш ашамыйлар.
  • Кишер орлыкларын иртүк җебетәләр һәм якында чит кешеләр булмаганда чәчәләр.
  • Кабакны базар көн яки сишәмбе утырталар.
  • Каен алкалары шартласа – икмәк чәчәр вакыт.
  • Тал “песиләре” чыккач, нәркис чәчәк аткач редис, кызыл кәбестә, салат, иртә өлгерүчән торма чәчәләр.
  • Бәрәңгене шомырт, аю баланы чәчәк аткач утырталар. Чия чәчәк атканда кукуруз, укроп чәчәләр. Имән яшелләнгәндә борчакка чират җитә.
  • Чикләвек куагы, миләүшә чәчәге атканда кишер һәм петрушка чәчү яхшы.
  • Канәфер (сирень) чәчәк ата башласа, җәйге кәчәнле салат чәчегез.
  • Бака бакылдый икән, солы чәч. Алмагач чәчәк аткан вакыттан да соңга калма.
  • Имән яфрагы бер тиенлек зурлыгында булганда арпа чәч.
  • Миләш, балан чәчәк атты исә, кыяр һәм помидор утырт. Кабак, патиссон турында да онытма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев