Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Бакча җиләген кайчан күчереп утыртырга кирәк?

Бакча җиләге уңышын җыеп алганнан соң, аның түтәлен утарга, туфрагын йомшартырга һәм, әгәр дә мульчалаган булсагыз, җыеп алырга кирәк. Чөнки аның астында корткычлар, зыян китерүчеләр оялый.

Июльдә эссе көннәрдә атнага ике тапкыр су сибәргә дә онытмагыз. Бакча җиләге уңыш биргәндә генә түгел, аннан соң да суга мохтаҗ.
Җиләк төпләрен «мыек»ларыннан гына түгел, карт, зарарланган һәм таплары булган яфраклардан да арындырыгыз. Моны салкынча, болытлы көндә эшләргә тырышыгыз.

Әгәр дә корткычларга (бет, җиләк яки пәрәвез талпаны, коңгыз) юлыксагыз, барлык җиләк төпләрен һәм туфракны эшкәртергә кирәк.
Бу эшләрдән соң бакча җиләген тукландыру яхшы. Июль башында ул азотка мохтаҗ (нитрофоска, нитро­аммофоска, аммофоска кебекләргә), ә айның икенче яртысында сыер яки кош тизәге төнәтмәсе катнашмасы белән ашлагыз.

Июльнең егермеләреннән соң бакча җиләген күчереп утырта башларга ярый. Ә мыекларыннан алган яшь үсентеләрне ай ахырында утырталар. Суыкларга кадәр яңа урында ныгып, тамыр җәеп өлгерәчәкләр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев