Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Атналык чыгымнарны ничек киметергә?

Артык чыгымнар проблемасы борчымаган кеше бармы икән ул?

Кемдер моны мөстәкыйль хәл итә, ә кемгәдер профессионаллар киңәше дә артык түгел.

Профессионал киңәше
Беренчедән, атна саен йомгак ясап, тулаем гаилә һәм аның һәр әгъзасы өчен чыгымнарны анализларга өйрәнергә кирәк. Шул ук вакытта, планлаштырылмаганны тотмаска киңәш ителә.
Икенчедән, бар акчаның 15%ын экономия сыйфатында сакларга кирәк.
Өченчедән, ашамлык лар кибетләренә ач карынга барырга гадәтләнмәгез.

Нәрсәгә экономия ясарга?
Шулай ук коммуналь түләүләрдә чыгымнарны экономияләргә өйрәнергә кирәк. Счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшыру зарурлыгын онытмагыз. Моннан тыш, электр һәм су куллануны яңадан карап чыгу мөһим.
Биредә барлык лампочкаларны да светодиодлыларга алыштырып, ә стационар телефоннан бөтенләй баш тартып була.

Ашамлыклар белән ничек булырга?
«Ашауда экономия ясамаска», дисәләр дә, рациональ куллану безнең организмның торы шын яхшыртачак кына, өстәвенә, бюджетны да саклап калачак.
Азык-төлек продукт ларын куллануда, экономияләү максатыннан, казылык эшләнмәләреннән курыкмыйча баш тартыр га була. Алардан барыбер файда юк.
Кондитер ризыклары һәм татлы газлы сулар алмасагыз да була. Алар шактый кыйммәт, өстәвенә организмга зыяны күбрәк. Хәер, бу оч ракта андый сатып алу лардан баш тарта ал масаң, кыскартырга мөм кин. Шул ук вакытта супермаркетка, артык әйбер сатып алмас өчен, алдан төзелгән исемлек белән барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев