Аш серкәсе – хуҗабикә ярдәмчесе
#кирәклекиңәшләр

Аш серкәсе – хуҗабикә ярдәмчесе

Аш серкәсен куллану буенча файдалы киңәшләр тәкъдим итәбез.

  • Кер юу машинасының чайкау өчен кондиционер бүлегенә бераз аш серкәсе салыгыз – ул керне йомшарта һәм порошок калдыкларыннан арындыра.
  • Пыялага аш серкәсе сиптерсәң, аны юганнан соң эзләр калмый.
  • Чәчне аш серкәсе салынган суда чайкасаң – алар шома була һәм ялтырап тора.
  • Душ «башын» аш серкәсендә берәр сәгать җебетсәң – известьтан чистарта.
  • Телефон һәм телевизор экранын аш серкәсенә манылган чүпрәк белән сөртсәң, алар майсызлана һәм дезинфикцияләнә.
  • Чәйнектә аш серкәсе салынган су кайнатсаң, аның эче чистарып калыр.
  • Кырмыска сукмакларына аш серкәсе сибеп, әлеге чакырылмаган кунаклардан котылырсыз.
  • Идән юганда суга берәр стакан аш серкәсе кушсаң, идәнегез дезинфикцияләнер һәм ялтырап торыр.
  • Исләнә башлаган кухня губка-чүпрәкләрен төнгә аш серкәсенә батырып калдырсаң, бактерияләрен үтерә һәм сафландыра.
  • Наклейкалар ябышкан урыннарда эзләрен бетерү өчен аш серкәсе сиптерегез – келәйнең эзе дә калмас.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев