Әни булу – бәхет: йөклелеккә ничек әзерләнергә?
2 - 8 март көннәрендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Репродуктив сәламәтлеккә һәм сәламәт йөклелеккә җаваплы караш атналыгы дип игълан ителде. Бу уңайдан без Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе табибы Валерия Феоктистова белән әңгәмә кордык.
Фото: ясалма интеллект
– Валерия Владимировна, әңгәмәбезнең төп темасы репродуктив сәламәтлек. Бу төшенчәгә нәрсә керә? Ни өчен бу хакта хәзер генә түгел, ә һәрвакыт уйланырга кирәк?
– Бик дөрес сорау. Репродуктив сәламәтлек ул гомуми сәламәтлегебезнең аерылгысыз өлеше. Бу – бала табу, нәселне дәвам итү сәләте. Кеше организмы – уникаль система, аның төгәллегеннән гомер озынлыгы гына түгел, ә тормыш сыйфаты да тора. Шуңа күрә бу турыда яшьтән үк кайгыртырга кирәк.
– Ә безнең дәүләт бу юнәлештә нинди ярдәм күрсәтә? Бүгенге көн актуаль милли проектлар турында искә төшерсәгез иде.
– Әлбәттә. Бүген безнең илдә гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, «Гаилә» («Семья») дигән милли проект кысаларында. Аның төп максаты балалы гаиләләрне, аеруча күп балалыларны яклау, репродуктив сәламәтлекне ныгыту. Шулай ук 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге һәркем репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен диспансерлаштыру уза ала. Бу бушлай тикшеренү, аны «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки яшәү урыны буенча поликлиникага барып үтәргә мөмкин.
– Ә «Актив озын гомер» («Активное долголетие») проекты турында да ишеттек бугай. Бу репродуктив сәламәтлеккә ничек бәйләнә?
– Бик яхшы бәйләнеш. «Актив озын гомер» проекты «Гаилә» милли проекты составына керә һәм өлкән буын вәкилләренә кагыла. Әгәр дә әби-бабайлар сәламәт, актив тормыш алып барсалар, алар үз балаларына һәм оныкларына яхшы ярдәмче булалар. Гаиләдәге рухи халәт, өлкәннәрнең тәҗрибәсе яшь гаиләләргә ныклы нигез булып тора. Бу безнең сәламәт киләчәгебезнең мөһим бер өлеше.
– Әйдәгез, йөклелеккә әзерлек турында сөйләшик. Бу чорда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Беренче чиратта, йөклелекне планлаштыру зарур. Хатын-кызга 2-3 ай алдан организмын әзерли башларга кирәк. Иң мөһим киңәшләр: сәламәт туклану, җитәрлек физик активлык (мәсәлән, йөгерү, йөзү), тәмәке һәм алкогольдән тулысынча баш тарту. Атамалардан да күренгәнчә, тәмәке тарту яки спиртлы эчемнәр куллану үлемгә китерә торган бала табу куркынычын арттыра.
– Планлаштыру чорында нинди витаминнар аеруча мөһим?
– Бик мөһим сорау. Йөклелекне планлаштырганда, йод препаратлары (калий йодиды) көненә 200 мкг дозада, ә фолий кислотасыкөненә 400-800 мкг дозада 2-3 ай алдан башлап, йөклелекнең 12 нче атнасына кадәр кабул ителергә тиеш. Йод баланың баш мие сәламәге үсеше өчен кирәкле иң мөһим элемент.
– Ир-атларның репродуктив сәламәтлеге турында да әйтеп үтмәссезме?
– Әлбәттә. Репродуктив сәламәтлек парлы эш. Ир-атларга да (урологка) хатын-кызларга (гинекологка) кебек үк регуляр рәвештә профилактик тикшеренүләр узарга кирәк. Бу – күп авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. Хатын-кызлар өчен төрле куркынычсыз контрацепция чаралары бар, ләкин аларның барысы да җенси юл белән йоккан авырулардан сакламый. Иң ышанычлы ысул – даими табиб күзәтүе.
– Йөкле хатын-кызларга нинди физик активлык рөхсәт ителә?
– Физик активлык йөклелек вакытында да файдалы, ләкин ул акыллы һәм табиб тәкъдимнәре буенча гына булырга тиеш. Йөгерү урынына, йөрү яки йөзү яхшырак. Бу ананың да, баланың да сәламәтлеген ныгыта.
– Сезнең киңәшләрегез бик кирәкле. Әңгәмәбезне йомгаклап, укучыларыбызга нәрсә әйтер идегез?
– Сәламәт бала сәламәт ата-аналардан башлана. Бүгенге көннең кечкенә генә тырышлыгы – киләчәктә зур бәхеткә әверелергә мөмкин. Үзегезнең репродуктив сәламәтлегегезгә җаваплы карагыз, диспансерлаштыру узыгыз, сәламәт тормыш алып барыгыз. Чөнки сәламәт гаилә – илнең киләчәге!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев