Алтын көзнең якут җимеше
Якут асылташы белән тиңләрлек затлы балан җиләге бүгенге көннәрдә кулланыштан лаексыз төшеп калды, диярлек. Ә юкка! Әбиләребез һәм әниләребез аның бик күп чирләрдән яхшы дәва булуын белгән һәм тиешле хөрмәт белән караган. Хәзер аны җыеп, кирәк вакытта әзерләп мәшәкатьләнмибез. Меңләгән сумнарга дарулар сатып алабыз, ә табигать биргән шифалы нигъмәттән баш тартабыз. Һичьюгы, әйдәгез, әлеге әче җимешнең файдалы үзлекләрен хәтердә яңартыйк.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Балан – иммунитетка, йөрәккә һәм хатын-кыз сәламәтлегенә ярдәм итү турында сүз барганда, иң алыштыргысыз җиләкләрнең берсе. Аңарда актив матдәләрнең тулы бер комплексы тупланган:
- С, А, Е витаминнары;
- тимер, калий, магний;
- пектиннар (желе ясагыч матдәләр) һәм антиоксидантлар (организмны әчүдән саклаучы матдәләр);
- баланга дәвалау сыйфатын бирүче вибурнин үзенчәлекле матдәсе.
1. Йөрәк һәм кан тамырларын саклый. Балан начар холестерин микъдарын киметергә булыша һәм кан тамырларын ныгыта. Калий күп булганлыктан, йөрәкнең нормаль ритмын тота һәм кан басымын җайлап кына төшерә.
2. Хатын-кызларга файдасы. Баланны халык телендә юкка гына «хатын-кыз җиләге» дип йөртмиләр. Аны күрем авыртуларын басу өчен һәм даимилеге бозылганда кулланалар. Төнәтмәсе спазмнарны басу һәм тынычландыру үзлегенә ия.
3. Иммунитетны ныгыта. Балан җиләкләре һәм суты организмга салкын тию һәм вируслар белән көрәшергә ярдәм итә. С витамины һәм антиоксидантлар саклану көчен ныгыта һәм авырулардан соң тернәкләнүне тизләтә.
4. Тире сәламәтлеге һәм организм чисталыгы. Пектин һәм органик кислоталар аркасында балан организмны токсиннардан чистартырга булыша, бавыр һәм ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Аны еш кына косметологиядә кулланалар – балан суты тиренең тонусын күтәрә һәм ялкынсынулар булганда ярдәм итә.
Иң яхшысы – табигый җиләкләрне куллану. Нәкъ менә табигать безгә сәламәтлек һәм матурлык өчен кирәкле бөтен нәрсәне бүләк итә. Балан – игътибар итәргә кирәкле хәзинәләрнең берсе. Аны чәйгә салырга, морс кайнатырга, как ясарга, бал белән бутап ашарга була. Катырган очракта, ул барлык файдалы матдәләрен, диярлек, саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев