Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Аю баланы, карга миләше – бу үсемлек бер үк вакытта бик шифалы да, агулы да

Аның эшкәртелмәгән җиләген көнгә 200 граммнан да артык ашарга ярамый.

Аю баланы (карга миләше, бузина черная) түбәндәге файдалы үзлекләргә ия:

  • ашкайнатуны һәм үт суы чыгаруны яхшыр­та;
  • яшәртү сыйфатына ия антиоксидантларга бай;
  • онкологиядә терапия комп­лексына керә;
  • организмнан радиануклид­ларны (облучение), авыр металл тозларын чыгара;
  • ашказаны җәрәхәте (язва), гепатит, диабет, геморрой, варикоз, малярия булганда кулланыла;
  • бактерияләргә каршы көч­ле һәм тирләткеч үзлек­ләргә ия;
  • сидек, суалчаннар кудыр­гыч, костыргыч чара, эч кат­каннан ярдәм итә.

12 яше тулмаган балаларга, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, ашказаны-эчәклек трактында хроник авыруларга, шикәрсез диабет белән авыручыларга бу җиләкне кулланырга, аны никадәр телисең – шуның кадәр ашарга ярамый!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев