Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Әче – дәвалый, татлы – зарарлый

Ризык турында сүз барганда, «әче» сыйфаты «тәмсез» кебек кабул ителә һәм йөзебез үзеннән-үзе чытыла. Әмма нәкъ менә шундый ризыклар сәламәтлек өчен файдалы санала.

Әче матдәләр кайсыбер яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә һәм табигатьтә үсә торган үсемлекләрдә бар. Аеруча, барлык төр кәбестәләрне, суган һәм сарымсак, керән, торма, редис, горчица кыягын, салат ларны, яшел чәй, цитруслылар, балан белән миләш, мүк җиләген атап үтәргә кирәктер. Кишер, редис, кызыл чөгендер яфраклары да шулар рәтенә керә.

Әче ризыкларны ашарга зурларны гына түгел, балаларны да өйрәтергә кирәк. Кечкенәдән мондый тәмнәргә ияләштереп үстерсәк, без аларны бик күп замана чирләреннән араларбыз. Балаларда татлыга «мәхәббәт»не уятмас өчен, аларда әче ризыклар ашау гадәтен формалаштырырга кирәк.
Ашказаны җәрәхәте белән җәфаланучылар мондый ризыкларны бик сак һәм табиб киңәше белән генә куллансын иде.

Азык-төлектә һәм дару үсемлекләрендә булган әче матдәләр:
 ашказаны асты бизе секрециясен көчәйтә, ә ул кандагы шикәр микъдарын көйли;
✅ эчәклек функциясенә йогынты ясаучы һәм гормональ җирлекне көйләүче үт суы эшләнүен активлаштыра;
✅ әчү процессын кыскарта;
✅ ризыкның һәм аңардагы туклыклы матдәләрнең, витаминнарның тулысынча үзләштерелүенә булыша;
✅ эчәклекнең бушануын тизләтә;
✅ бавырның зарарлы матдәләрне, токсиннарны организмнан чыгару функциясен активлаштыра;
✅ бөерләр эшчәнлеген нормальләштерә;
✅ холестерин дәрәҗәсен киметә;
✅ матдәләр алмашын нормальләштерә;
✅ әче ризык – инфекцияле авыруларны кисәтү һәм дәвалау чарасы;
✅ зарарлы туклану нәтиҗәсендә бозылган кислота-селте балансын торгыза һәм организмның әчүенә каршы тора;
✅ туклык тойгысы бирә;
✅ тозлы һәм татлы ризыкларны ашыйсы килү теләген баса;
✅ авырлыкны киметә, чөнки май катламын «яндыру» сәләтенә ия;
✅ кан эшкәртүгә булыша һәм арыганнан соң көчне тиз торгыза;
✅ йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, кан басымы күтәрелүдән саклый;
✅ иммун системасын ныгыта.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев