Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Бөтенроссия «Пирог на четвертое» акциясенә кушылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре Бөтенроссия «Пирог на четвертое» акциясенә кушылды

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Зов разума» хәйрия фонды һәм «Крылья добра» волонтёрлар хәрәкәте «Ният» һәм «С Верой в Будущее» фондлары ярдәме белән Бөтенроссия «Пирог на четвертое» акциясенә кушылды. Чарада Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре дә катнашты.

Акциянең төп максаты — бер өстәл артына җыелу, якыннарга игътибар күрсәтү һәм күңел җылысын бүлешү.

«Игелекле йорт»та балалар гадәти булмаган пирог әзерләде. «Игелеклеләр» дип исемләнгән лего-пирог чүпрә камырыннан пешерелде, ә эченә балалар яраткан карамельләр салдылар. Аның һәр кисәген аерым алырга мөмкин, ләкин барысы бергә җыелгач, бербөтен тәмле пирог барлыкка килә. Бу пирог — балаларның һәркайсының үз тарихы булуын, ә бергә булганда аларның зур, тату гаиләгә әверелүен символлаштыра.

Фото: редакция архивыннан

Гаилә — бер-береңне кайгырту, җылы сүзеңне кызганмау һәм шатлыкны уртаклашу ул. Бергә булганда гына без көчле!

Халыклар бердәмлеге көне белән! Өйләрегездә һәрчак татулык, күңелләрегездә игелек һәм җылылык булсын. Яхшылык белән уртаклашыйк, чөнки ул бүлешкән саен арта!

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина


Нет комментариев