Пәхләвә
Тәмлетамак

Пәхләвә

Рецепт.

Камыр: 6 стакан он, 1 күкәй, 0.5 чәй кашыгы тоз, 1 стакан су (кайнап суынган), 4 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы уксус.

Эчлек: вакланган әстерхан чикләвеге, 1 аш кашыгы шикәр комы.

Сироп: 3 стакан су, 3 стакан шикәр комы, 4/1 лимон. Сироп кайнап чыккач сүндерәбез.

Камырны 15 өлешкә бүләбез һәм һәр өлешне тәгәрәкләп чыгабыз. Өстен каплап 20 минутка суыткычка куябыз, шул арада эчлек ясыйбыз. Чикләвекне блендер белән ваклыйбыз, шикәр комы кушабыз.

Фото: ясалма интеллект

Камырны юка түгәрәк булганчы җәябез. Эченә чикләвек сибәбез. Рулет итеп төрәбез дә горф бумагасы күк җыерабыз. Алдан майланган (маен күп сыламыйбыз) табага яки формага салып барабыз. Бөтен камырны ясап бетергәч өстен эретелгән атланмай беләнн майлап, 180 градуслы духовкада 40-50 минут пешерәбез. Пәхләвәнең өсте кызарып чыга. Димәк, ул әзер дигән сүз. Мичтән алабыз. Өстенә сиропны коябыз һәм шул сиропта суынганчы тотабыз.


Нет комментариев