Күңелеңдә авырлык тойсаң, тормышыңда очраган кыенлыклардан чыгу юлын тапмый интексәң, нишләргә?
Иман нуры

Күңелеңдә авырлык тойсаң, тормышыңда очраган кыенлыклардан чыгу юлын тапмый интексәң, нишләргә?

***

Фото: ясалма интеллект

«Әстәгъфируллаһ...» дип әйт. Гөнаһлардан арыну һәм күңел тынычлыгы табу өчен иң олы догаларның берсе — Истигъфар. Бу сүзләрне чын йөрәктән әйтеп, Аллаһтан гафу үтенү — караңгылыктан яктылыкка чыгу кебек.

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Кем дә кем әлеге Истигъфар догасын ихлас күңелдән укыса, аның барлык гөнаһлары, хәтта алар диңгез күбеге кадәр күп булса да, гафу ителер».

Көннәребезне Истигъфар белән башлап, Истигъфар белән тәмамлыйк. Күңелләребез иман нуры белән тулсын.

«Астагфируллах-ал-лязи ля иляха илля хуваль-хаййаль-каййума ва атубу иляйхи».

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин


Нет комментариев