РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга Бөгелмә лагереның 12 яшьлек тәрбияләнүчесенең үлеме турындагы эшне тикшерү барышы хакында доклад ясаячаклар.
Бөгелмәдәге Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда кыз баланың температурасы югары күтәрелә, башы авырта башлый. Кызны ата-анасы алып китә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма, кызганычка каршы, хастаханәдә аңа ярдәм итә алмыйлар — мәктәп укучысы менингиттан вафат була.
Татарстан буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе саксызлык белән үлем китерү турындагы статья буенча җинаять эше кузгаткан. Бастрыкинга докладны Татарстан тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский тәкъдим итәчәк.
Вечерняя Казань
Нет комментариев