Татарстанда «ЭКОлидер» юбилей экоконкурсына гаризалар кабул итәләр
Яшәеш

Татарстанда «ЭКОлидер» юбилей экоконкурсына гаризалар кабул итәләр

ТР Экология министрлыгы бизнесны, муниципалитетларны, педагогларны, НКОны, СМИны һәм актив халыкны республика «ЭКОлидер» конкурсында катнашырга чакыра. 2026 елда проектка 20 ел тула, һәм шул вакыт эчендә ул республиканың чын экологик брендына әверелде.

Конкурс алты төп юнәлешне колачлый: су ресурсларын саклау һәм калдыклар белән эшләүдән алып иң яхшы экологик медиапроектка һәм «Иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясенә кадәр. Җиңүчеләр республика дәрәҗәсендә танылу алачак, ә лидер муниципалитетлар өстәмә рәвештә махсус техникага сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Гаризалар кабул итү 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Документларны Eco.pros@tatar.ru электрон почтасы аша яки ТР Экология министрлыгына шәхсән (Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26А, 301 нче каб.) тапшырырга мөмкин. Лауреатларны тантаналы бүләкләү декабрьдә «Пирамида» КРКда узачак.

Казанские ведомости


Нет комментариев