«Яшел Үзән» газетасының тугры укучылары бар, булган һәм булачак! Алар арасында Татар Танае авылында яшәүче Фәрид һәм Рәшидә Мостафиннар да бар. Алар газетаны «Идел ягы» исеме белән чыга башлаган көннәреннән үк алдыралар.
«Бу газетаны беренче көннән үк алдырабыз. Ничек инде районда чыгучы бердәнбер татар газетасын алдырмыйсың?!» — ди Фәрид абый.
Ә Рәшидә ханым газетаны өйләрендә көтеп алулары турында сөйли. Аның сүзләренә караганда, «Яшел Үзән»сез өйдә нәрсәдер җитмәгән кебек.
Менә шундый тугры укучыларыбыз булганда, газетабызның киләчәге бар! Безне сайлаган, еллар дәвамында туган телдәге басмабызга тугры калган һәр укучыбызга зур рәхмәт! Сезнең белән бергә булуыбызга сөенәбез!
Әле «Яшел Үзән»гә язылырга өлгермәдегезме? Борчылмагыз, почтальоныгыз сезне көтә! Почтага барырга вакытыгыз булмаса, без үзебез ярдәм итәрбез. Моның өчен WhatsApp яки МАХ аша 89274051791 номерына гына хәбәр юллагыз.
Нет комментариев