31 март - 6 апрель – Ана һәм бала сәламәтлеге атналыгы (5 апрель – неонатолог көне уңаеннан)
Сәламәтлекне бала туганчы ук кайгыртырга кирәк!
Балаларның сәламәтлеген саклау – Россия Федерациясенең балачак мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең төп бурычларыннан берсе. Нәселдән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатларында пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар баланың беренче көннәреннән үк авыруларын диагностикаларга һәм дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
Күкрәк белән имезүне хуплау һәм пропагандалау мөһим. Имезү баланың авыруларын беренчел профилактикалауның мөһим чарасы (шул исәптән артык авырлыкны һәм олы яшьтә симерүне) һәм ана һәм сабыйларның сәламәт үсеше өчен идеаль туклануны тәэмин итүнең алыштыргысыз ысулы булып тора.
Практика күрсәткәнчә, балалар сөт катнашмаларын (сөт алмаштыручыларны) рекламалау еш кына күкрәк сөте белән чагыштырганда камилрәк продукт тәэсирен тудыра.
Җәмәгать сәламәтлегенең бер өлеше булып ана һәм бала сәламәтлеге, шул исәптән репродуктив сәламәтлек һәм сәламәт йөклелек тора.
Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена әрбиясе буенча табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев