30 июнь - 6 июль – тышкы сәбәпләрдән үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән атналык
Тышкы сәбәпләрдән үлүчеләр саны җәмгыятьтә аеруча борчу тудыра, чөнки сәбәпләрнең күпчелеге юкка чыгарыла алуы һәм үлемнәр яшенең түбән булуы белән аерылып тора.
Алкоголь – агу
Тышкы сәбәпләрдән үлүчеләр саны җәмгыятьтә аеруча борчу тудыра, чөнки сәбәпләрнең күпчелеге юкка чыгарыла алуы һәм үлемнәр яшенең түбән булуы белән аерылып тора.
Тышкы сәбәпләрдән үлемнәрнең берничә төркеме аерып күрсәтелә. Әйтик, Росстат түбәндәгеләрне билгели:
1. Алкоголь белән очраклы агуланудан;
2. Барлык төр транспорт бәхетсезлек очракларыннан, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләреннән;
3. Үз-үзенә кул салудан;
4. Үтерүләрдән;
5. Билгесез ниятләр белән зарарланудан;
6. Очраклы егылулардан;
7. Очраклы батулардан;
8. Төтен, ут һәм ялкын тәэсиреннән килеп чыккан бәхетсезлек очракларыннан.
Алкоголь – ул организмның барлык системаларына тәэсир итә торган агу. Нәтиҗәдә ул кулланучы кешене үтерүдән тыш, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген куркыныч астына куя. Шулай итеп, ул кешенең хәрәкәт координациясен дә, үз-үзен тотышын контрольдә тотуны да боза.
Нәтиҗә: төрле характердагы бәхетсезлек очраклары чыга, аларда алкоголь кулланмаган кешеләр җәрәхәтләнә һәм үлә, шулай ук төрле авырлыктагы җинаятьләр кылына.
Суда, ут кабызганда һәм актив спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә үз-үзеңне куркынычсыз тотуга игътибар итәргә, ата-аналарга балалар травматизмын һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалауның мөһимлеген җиткерергә кирәк.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев