Зинира-Ризат Рамазановлар: «Эстрадада эшләү елдан-ел авырлаша, иң көчлеләр генә кала»
Татар эстрадасының популяр дуэты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артистлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар белән сәхнәдәге конкуренция, популярлыкны тота белү, иҗат ресурслары һәм, әлбәттә инде, гаилә мөнәсәбәтләре хакында сөйләштек.Ризат, Зинира, Чаллыда гастрольләрегез башланып китте. Сезне Чаллы ничек кабул итә?
Фото: Зинира һәм Ризат Рамазановларның шәхси архивыннан
– Ризат, Зинира, Чаллыда гастрольләрегез башланып китте. Сезне Чаллы ничек кабул итә?
Ризат: Чаллы артистларны элек-электән җылы кабул итә. Без моны баштарак бирегә Башкортстаннан «КАМАЗ» төзелешенә килүчеләр күп булу белән бәйледер дип уйлый идек. Мөслим, Сарман, Актаныш кебек артистларны күтәреп ала торган районнар якын булу да үз ролен уйныйдыр. Салават абый Фәтхетдиновның да: «Иң башта мине Чаллы тамашачысы күтәрде, аннан соң гына Казан кабул итә башлады», - дип сөйләгәне бар.
Тамашачы мәхәббәтен яулый алган җырчы кайда барып җырласа да зал җыядыр инде ул. Алексеевск кебек, татарлар азрак яшәгән, авыррак районнар бар анысы. Андагы халыкны бер тирәгәрәк, мәсәлән, Норлатка җыярга тырышабыз. Иркәләнеп беткән районнарны да аерып күрсәтергә була. Мәсәлән, «Татнефть» оешмасы үз эшчеләренә гел концертларга билетлар биреп тора. Шуңа андагы халык үз акчасына билет сатып алып, концертка йөрергә ияләнмәгән. «Алып бирерләр әле», - дип көтәләр.
Әмма без зарланмыйбыз, бисмиллаһны әйтсәң, җитә. Бу – Зинира белән гаилә эшебез. Төркемебездә 13 кеше. Кемдер фатирга, машинага акча җыя, күбесенең кредиты, ипотекасы бар. Шуңа стабильлек булдырырга тырышабыз. Аена 20 концерт куябыз. Графигыбыз алдан ук төзелә, ягъни, егет-кызларга калган вакытларында өстәмә эшләрдә эшләү мөмкинлеге дә калдырабыз.
– Бер әңгәмәдә биючеләр табу, команда туплау авыр, дип әйткән идегез. Бу мәсьәлә бүген дә актуальме?
Ризат: Аеруча, биюче егетләр табуы авыр. Бүгенге көндә мәдәният институтында биючеләр әзерләү өчен бюджет урыннары бүлеп бирелмәгән. 150 мең сум түләп, кем баласын биючегә укытсын инде. Укытса да, диплом алгач шушы юнәлештә китәме әле ул балаң, юкмы?
Аннан соң хәзер зумерлар буыны үсеп җитте. Аларга барысы да бик җиңел һәм тиз кирәк. Без аларга биюләр куйдырабыз, костюмнар тектерәбез, 3 ай буе концертлар сезонына әзерлибез. Ә кайберләре бераз эшләүгә тоталар да, китеп баралар. Шуңа күрә бер елны булса да эшләп бетерәсез дип, килгән егет-кызлар белән килешүләр төзегән елларыбыз да булды.
Без инде үз чиратыбызда артистларыбызны тәмле итеп ашатырга, чиста-пөхтә җирдә кундырырга тырышабыз. Балаларыбыз кебек алар безгә. Без гаиләле пар булгач, әти-әниләренә дә тынычрак, курыкмыйча гастрольләргә чыгарып җибәрәләр.
– Ризат, бер елны сез иҗатыгызны яратмаган тамашачыгызга билетлар бүләк иткән идегез. Ялгышмасам, ул хәл Чаллыда булган иде.
Ризат: Чыннан да шундый хәл булды. Чәй эчәргә печеньелар, конфетлар алырга дип, төркем белән базарга кергән идек. Сатучы апа: «Син артистмы әллә?» - ди. «Юк ла, мин монда эшлим дигән булам. Шуннан, телефонны әкрен генә куртка кесәсенә салып, камераны кабыздым. Сөйләштерә торгач: «Син Ризат Рамазановка охшагансың бит», – диде. «Мин аларны яратмыйм, артыгын сикерәләр», - дип тә өстәде (көлә).
Машинага чыгып, тиз генә ике билет алып кердем дә: «Апа, Рамазановларның концертын килеп карагыз әле, башка фикердә калмассызмы икән», - дидем. Телевизор, радиодан тыңлаганда бик үк яратып бетермәсәк тә, концертыгызга барып, үзегез белән аралашып кайткач, сезне бөтенләй башкача кабул итә башладык, дип әйтүчеләр күп. Менә ул апа бүген килерме икән концертка, юкмы?
– Фанатыгызга әверелгәндер әле.
Зинира: Кем белгән, кем белгән (көлә).
«Арада иң көчлеләр генә кала»
– Күп кеше калыплашудан курка, гел бер төрле эш белән шөгыльләнү нәрсәне дә булса үзгәртәсе килү теләге тудыра. Сез менә тормышта, иҗатта үзгәрергә кирәк дигән ноктага килеп җитмәдегезме әле?
Ризат: Стильне үзгәртү артистның тагын да камилләшүе, яңалык кертүе өчен эшләнә торгандыр. Ел саен бер үк әйбер, дип кайтып китмәсеннәр өчен, үзебез дә, бераз гына яшьләрчәрәк тә булырга омтылабыз. Быел менә «Самая» җырын чыгардык. Олырак яшьтәге апайлар өчен дә җырларыбыз бар. Дөм үзгәрергә түгел, камилләшергә кирәк. Һәр артистның үз юнәлеше бит. Безнеке инде ул күбрәк халык белән аралашу, мәзәк, импровизация. Үзгәрәм дип тырышканда, үз йөзеңне югалтмау да бик мөһим.
Зинира: Башка стильдә җырлый башласак, без Ризат-Зинира булмаячакбыз. Халык шулай кабул итеп, яраткан икән…
Ризат: Әкрен генә эшләп торган көнебез, Аллаһка шөкер. Үсеш кирәк, әлбәттә, ә моның өчен гел эшләп, акча кертеп торырга кирәк. Иҗат бүгенге көндә бик зур чыгымнар таләп итә. Эстрадада эшләве елдан-ел авырлаша, арада иң көчлеләре генә кала.
Зинира: Артистлар күп диләр. Артистлар күп инде алар, чыннан да, ләкин менә төркем туплап, гастрольләр белән йөрүчеләре шул бер унлап кына.
– Моны эстрадада бер тенденция дип әйтергә буладыр инде.
Зинира: Беләсезме, артистлар чыгып-чыгып карыйлар. Халык җыелмый да, сүрелеп китәләр.
Ризат: Яшь артистлар бөтен туплаган акчаларын иҗатка туздырып бетерәләр дә, кире элекке эшләренә кайталар. Биш-алты елдан «булмасмы икән» дип, янә чыгып карый.
Зинира: Артист эше карап торышка гына җиңел инде. Башкортстан артистлары белән еш аралашабыз. «Сезнең Татарстанда теләктәшлек белдерүчеләрегез, ярдәм итүчеләрегез бик күп. Сезгә бик җиңел», - диләр безгә. Кем ярдәм итә соң безгә? Ничек итеп? Читтән шулай күренә инде, димәк.
Ризат: Бүген шоу-бизнесның үзәге Татарстанда. Татар шоу-бизнесы конкурентлык зур булганга да көчле ул. Артистлар бер-берсе белән узыша-узыша эшлиләр. Утның да көчлерәген, аппаратураның да заманчарагын алырга тырышалар. Бүгенге көндә рус эстрадасына карыйсың, әйе, алар миллионнар әйләнә торган шоулар ясыйлар. Без андый дәрәҗәгә менеп җитмәдек. Тик менә, мисал өчен, чуваш, мордва, башкорт эстрадалары белән генә чагыштырып карасак та, татар эстрадасының бер башка югары икәнен күрәчәкбез.
Зинира: Без дә кайвакыт әллә ниләр күрсәтмәкче булабыз да, мөмкинлекләр булмау туктата. Шоулар ясар өчен мәдәният йортларының сәхнәләре артык кечкенә. Ярты гына экран куйган, ток җитмәгәнгә, утларны өскә элә алмаган вакытлар да була, хәтта.
Ризат: Фатирга ремонт ясаганда, рәсем күрәсең дә, миңа да шундый кирәк, дисең. Ә аны башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр булмавы ачыклана. Монда да шулай ук. «УНИКС»тагы аппаратура, ут эффектларын Теләчедә кулланып булмый. Ә безгә, бернигә карамыйча, авылларга да, районнарга да йөрергә, даими эшләп торырга кирәк.
«Тормыш үзенчә чыныктырган»
– Сезне юмор остасы буларак та беләбез, Ризат. Рамил Шәрәпов шикелле, юмористик концертлар белән йөрү теләге юкмы?
Ризат: Үзем генә концерт куеп карыйм, дигән уй башымда 0,1 процент та юк (көлә). Элек тә булмады. Әйе, без Илдар Ямалиев белән юмор театры буларак эшләп алдык. Илсөя апа Бәдретдинова төркеменнән китеп, үз төркемебезне булдырып… Дөресен әйтергә кирәк, бик авыр чор булды ул. Зинира белән өйләнешкән генә ел. Гаилә, ипотека, кредит... Концерттан кайтасың да, таксига чыгып китәсең, ниндидер шабашкада эшлисең. Шул вакытта берәрсе: «Ризат, Илсөя апаң төркемендә генә бер-ике ел йөреп тор әле син», - дип әйткән булсамы. Ә без Илдар белән аерым эшләп карарга булдык. Яшьлек белән җиңел уйлыйсың бит.
Зинира: Анда китүенең сәбәбе нидә булды дисәгез, Ризатны гел туйлар алып барырга чакыралар иде.
Ризат: Ә Илсөя апа белән эшләгәч, туйларга китеп булмый. Болай ничә көн концертта йөргәнне туйда бер кичтә эшләп кайтасың бит. Аннан хатын белән дә буласы, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәсе килә. Ләкин бернинди үкенечләр дә юк. Хәзер менә уйлыйбыз да, әле ярый шулай булган, дибез. Тормыш үзенчә чыныктырган.
– Сәхнәдә һәрвакыт ниндидер мөгез чыгарырга, халык көләрлек яңалык уйлап табарга кирәк бит. Иҗатка ресурсларны каян аласыз?
Ризат: Илһам каян аласың дигәндә, без Зинира белән җәйләрен гел эзләнүдә. Юлда барганда сөйләшеп китәбез дә, моны быелгы программага кертергә кирәк, дип уйлап куябыз. Концертларда да тамашачыларыбыз бик актив безнең, кызык мәзәкләр уйламаганда да килеп чыга. Менә Туймазыда чәчәк бирергә чыккан балаларга чупа-чупслар өләштем. Сәхнәгә бер ханым белән кызы менде. «Кызыгыз бигрәк матур», - дим. «Бу синең кызың бит», - димәсенме. Халык көлә, Зинира шок халәтендә миңа карый. «Миңа охшамаган бит бу», - дип, халыкны тагын да көлдереп, җайлап җибәрергә туры килдек.
Элек сәхнәгә чыкканда барыбер каушый идек. Ашыгып та сөйләнелә иде. Зинира хәзер миңа: «Ризат, ашыкма, сүзләреңне бутама, дикция белән сөйлә», - дип әйтеп тора.
Зинира: Хатын-кыз барыбер тыйнаграк булырга тиеш дип саныйм мин. Шуңа күрә сәхнәдә Ризат күбрәк сөйли.
– Ә тормышта ничек?
Ризат: Ә тормышта Зинира күбрәк сөйли.
Зинира: Ризат исә тормышта сөйли алмаганын, барлык эмоцияләрен сәхнәдә чыгара (көләләр).
Ризат: Яши-яши бер-береңә өйрәнеп бетәсең икән ул. Элек мин Зинираны: «Паникага бирелмә әле. Борчылма», - дип, гел тынычландыра идем. Хәзер икәүләшеп йоклый алмый яткан чакларыбыз була. Кайвакыт, эч пошуга чыдый алмыйча, төнлә торып чәй эчәбез. Менә шул уй картайта, бетерә инде кешене.
Зинира: Безнең эштә нәрсәдер эшләмичә, нәрсәдер уйламыйча бер минут та торып булмый. Концертларыбыз бара, ә без инде киләсе сезон өчен костюмнар, сценарийлар уйлыйбыз. Яңа җырлар яздырабыз, аларны кабатлыйбыз. Бер минут та тик торганыбыз юк. Безнең өлкәдә тик торсаң, төшеп кенә каласың.
«Сәхнәгә менү – бер нәрсә, популярлыкны тота белү – осталык»
– Популярлыкның тискәре һәм уңай яклары хакында сөйләшик әле. Мәсәлән, бер танылган артист, миңа фанатлар Сабантуйларга чыгып, рәхәтләнеп ял итеп йөрергә дә ирек бирми дип әйткән иде.
Зинира: Яныма килгән һәр кеше белән бик рәхәтләнеп фотога төшәм. Яшермим, мин базарга да, кибетләргә дә барам. Бөтен җирдә таныйлар, арттан куып тотып та туктаталар. Кемдер сине шулай алиһәгә тиңләп карый, хөрмәт итә икән, киресенчә, моның белән горурланырга, кадерен белергә кирәк. Соңыннан социаль челтәрләрдә дә: «Сезне бүген базарда күргән идек. Яныгызга килергә кыймадык», - дип язалар. «Нигә килмәдегез соң?» – дим. Без дә шундый ук кешеләр.
Ризат: Гомер буе популяр булмыйсың бит, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Күп кеше шул популярлык төшүне дә күтәрә алмый. Рус артистларын алсак та, кайсы аракыга сабыша, кемдер башкасына бирелә. Сәхнәгә менү – бер нәрсә, шул популярлыкны тота белү – осталык. Колхозчы белән колхозчыларча, депутат белән депутатларча сөйләшә белергә кирәк. Юаш булсаң – басарлар, усал булсаң – асарлар, диләрме. Менә шуңа алтын урталыкны сакларга кирәк инде бөтен җирдә дә.
Артист үзенең аудиториясе өчен үрнәк булырга тиеш. Безгә: «Сез татар эстрадасының матур пары, концертыгызны карагач, талашкан ирем белән дуслашып кайтып киттек», - дип әйтүчеләр дә булды. Бүгенге көндә өйләнергә кыймыйча йөрүче яшьләр күп. Кемдер бер-ике ел торып аерылыша. Хәзер ирне – ир, хатынны – хатын итү кебек сыйфатларны, тормыш кыйммәтләрен пропагандалау җитми. Халыкка менә шуларны җиткерәсебез килә.
Зинира: Кайвакыт карап торасың, концертка яшь егет белән кыз килгән була. Концерт ахырына таба болар инде кочаклашып утыра башлыйлар. Шундыйларны күреп тә, димәк, без дөрес юлда дип уйлап куябыз инде. Җыр, сәнгать кешене дәвалый, дип әйтәләр бит. Табиблар сыман, кешеләрнең җаның дәвалый алабыз икән, димәк, без дөрес юлда.
Ризат: Концертларга билет сату ул һава сату кебек бит инде, дөресен әйткәндә. Кеше акча түләп бездән энергия, илһам алырга килә.
– Менә шул энергияне бирү нык ардырамы?
Ризат: 3 сәгать буе халыкка «мин сезнеке, алыгыз мине» дип концерт кую энергияне бик нык ала. Кайвакыт без концерттан соң 200 чакрым сөйләшмичә кайтабыз. Балаларны карап торырга минем әни килеп кала. Ул безнең нинди халәттә кайтып кергәнне күрә инде. Казан концертлары вакытында сәхнә артында ничек чапканны, барысын да үзебез хәл иткәнебезне күреп тә: «Үләм, болай эшләгәнче мин фермага барып, физик эш эшләп, 20 сыер савып кайтам», - ди.
Шул ук вакытта мин эшебез җиңел дип тә әйтәм. Әни мине кечкенә чакта бөтен эштә дә эшләтте инде ул. Бозауларын да карадым, чучка фермасында да эшләдем. Чиста-пөхтә киенеп, җылы, матур сәхнәгә чыгып җырлыйбыз. Иртә таңнан торып, бутый киеп эшләү түгел.
Минем иң хөрмәт иткән кешеләрем - авыл халкы, авыл хезмәтчәннәре. Аларның эшләре бәяләнсен иде. Ит сатып алганда ташлама сорый торган кешеләр күзгә ташлана. Мин, шәхсән, ташламаны теләсә нәрсәгә сорый алам, ләкин сөт белән иткә түгел! Бер бозауны үстерү өчен генә дә кешенең күпме хезмәт куйганын беләм.
«Безне беркем белмәгәндә, җырларыбызны бик нык тикшерделәр»
– Ризат-Зинира, бер елны элекке худсоветлар хакында язма эшләгән идем. Хәзерге радио-телевидениедә дә бар икән әле алар. Сезнең худсовет аша узмаган җырларыгыз бармы?
Ризат: Сәхнәгә чыгып кына килгәндә, безне әле беркем дә белмәгәндә, җырларыбызны бик тикшерделәр. Башкортстанда да «гел бертөсле җырлар инде» дигән сүзләр ишеттек. Тамашачы мәхәббәтен яулагач, мөнәсәбәт үзгәрде.
Алай да, «Саубуллашу» дигән җырыбызны ТМТВ телеканалы, вазгыять белән бәйләп, алмаган иде. Балаларын югалткан әниләр турындагы бик матур җыр ул. Аннан соң ул темага күпме яңа җырлар чыкты. Безнекенең кай җире ярамады икән, белмим.
– Соңрак мөнәсәбәт үзгәрде дисез. Популярлашкач, җырларыгызга карата таләпләр кимедеме?
Ризат: Популярлашу барыбер үзенекен итә инде. Укыганда да башта син «зачетка»га эшлисең, аннан соң укытучы «зачетка»га карап кына билге куя бит. Монда да шуның кебек. Хәзер Аллаһка шөкер «Рамазановлар» дигән исемебез бар. Сабантуйларны да гөрләтәбез. Төп юнәлешебез – дәртле җырлар. Кайвакыт җырларны артык күп чыгарабыз бугай дип тә уйлап куябыз. Айдар абый Тимербаев безгә матур җырларын язып тора. Аларны ишеткәч, чыгарасы килә инде. Айдар абый безгә идеяләр белән дә бик булыша, продюсерыбыз кебек ул.
«Хатын-кызлар янына кермичә, ирләр гримеркасында киенә башладым»
– Социаль челтәрләрегезне гел күзәтеп барам. Сезнең тәнкыйть, усал сүзләр язучыларыгыз да юк бугай.
Ризат: Беләсезме, безгә: «Сез артык тыныч артистлар. Берәр пиар ясагыз», - дип тәкъдим иткәннәре дә булды.
Зинира: «Сезнең барысы да артык тигез, кызык түгел. Син Ризатка хыянәт иткән яки Ризат сиңа дип сүз чыгарырга кирәк», - диде бер администратор кызыбыз. «Шундый әйбер белән хайп ясыйлармы? - дидем. Андый нәрсәгә беркайчан да бармас идем. Аннан кара чикмәнең гомер буе артыңнан ияреп йөрер. Шундый нәрсәләр ясап ятсаң, булганын да югалтырга мөмкинсең.
Ризат: Минем хәтта хайп өчен кем беләндер талашасым да килми.
Зинира: Без, гомумән, андый әйберләрне яратмыйбыз. Әле сәхнәгә чыккан гына вакытыбыз, «Барс медиа» компаниясе солянкаларга чакыра. Хатын-кызлар гримеркасында бизәнеп утырам: кем чыгып китә, артыннан шуны чәйнәп калалар. Шаккаттым инде мин бу хәлгә. Ризатка аңлаттым да, хатын-кызлар янына кермичә, ирләр гримеркасында киенә башладым. Анда, ичмасам, кәрт сугалар, бөтен сөйләшкәннәре футбол һәм хоккей, бернинди гайбәт юк. Шуннан соң минем турыда: «Зинира Рамазанова бик тәкәббер икән. Хатын-кызлар гримеркасында утырмый», - дип сүз чыгардылар.
Минем хейтерларыма да начар сүзләр язганым юк. Елмаюлы смайл гына куям. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Без ярарга тиеш тә түгелдер инде ул.
(Кыскартып алынды)
Гөлназ Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев