Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Җырчы Илзидә Госманның концерттан җыелган акчаларын урлаганнар

«Бу турыда сөйлисем дә килмәгән иде. Ләкин минем кебек, үз төркемен булдырып, гастрольдә йөрүчеләргә гыйбрәт итеп язасым килде»

Фото: Интертат ВК төркеменнән

- Бу турыда сөйлисем дә килмәгән иде. Ләкин минем кебек, үз төркемен булдырып, гастрольдә йөрүчеләргә гыйбрәт итеп язасым килде. Соңгы гастрольләрнең дүртенче концертында кассада акча җитмәве ачыкланды. Концерт беткәч, төркемемне җыйдым. Кассада торган кыз күпме акча юкка чыкканны әйтте. 10 ел эстрадада эшләп, мондый очрак булганы юк иде. Кешенекенә гомердә кагылганым булмагач, башкаларга да ышанам. Сумка-әйберләр гримеркада кала, шикләнми дә идем.

Урлаган кешенең кемлеген дәлилли алмадык: бөтен җирдә видеокамералар булса да, гримеркага, чишенү бүлмәсе дип, куймыйлар икән. Урлаган кеше моны белеп эшләгәндер. Бу хәл группа эчендә киеренкелек, аңлашылмаучанлык уятты, кәеф төште. Менә шулай тынычсыз булды бу гастрольләр… Мин ул суммадан бөлмәм, ләкин Аллаһ җәзасын бирә бит.

Шикләнгән кешемне төркемнән җибәрдем, ләкин җырчылар сак булсыннар иде. Кемне алганыгызны карап алыгыз», – дип язган ул.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев