Хәния Фәрхинең кечкенә кызы Алсу кияүгә чыккан
Йолдызлар

Хәния Фәрхинең кечкенә кызы Алсу кияүгә чыккан

Сөенечле көненең матур мизгелләре белән Алсу социаль челтәрләрдә уртаклаша.

«Без хәзер гаилә» дип язып, матур фото-видеолар күрсәтә ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу – Алсуның икенче тапкыр бәхетен сынап каравы. Аның беренче никахыннан Раина исемле 7 яшьлек кызы үсә. Сеңлесе Алия бер әңгәмәдә Алсуның гаиләсе белән Уфадан Казанга күченүе, аларның әти-әниләре фатирында яшәүләре хакында сөйләгән иде. Хәзер исә Алсу Мәскәүгә күченгән булса кирәк. Һәрхәлдә, никахның Мәскәүдә узганлыгына карап, шулай дип фикер йөртергә мөмкин.

Интертат


Нет комментариев