Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Хәния Фәрхи: «Алты ел ялгыз хатын, ялгыз ана булып яшәдем»

Татар эстрадасы легендасының ихлас монологы.

Хәния Фәрхи:

 – Алты ел ялгыз хатын, ялгыз ана булып яшәдем. Бу минем өчен тормышның бик зур сынавы иде. Иҗат кешесенә, сәхнә кешесенә ялгызына бер дә җиңел түгел. Күңелне алгысыткан, ымсындырган очраклар әледән-әле очрап тора. Шушы мизгелләрдә акылыңны җуймасаң, җирдә нык басып кала алсаң, менә шунда синең ныклыгың күренә дә инде.

Дөньяның никадәр авыр икәнен ялгыз хатын үзе генә аңлый. Табыннарда утырганда парлыларга күзеңне күтәреп карарга куркасың. Бернинди гаебең булмаса да, үзеңне нигәдер гаепле сизәсең. Чөнки син ялгыз хатын. Сиңа шундый ярлык тагылган. Икенче яктан караганда, ирекле дә кебексең. Нәрсә телисең, шуны эшли, кая телисең, шунда бара аласың. Әйткәнемчә, шул чакта да үзеңне югалтмаска тиешсең. Бу да ялгызлыкның зур сынавы.

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев