Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Салават Фәтхетдинов гаиләсендә сөенеч

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов гаиләсенең куанычлы көннәре.

Аның оныгы Хәят, 9нчы сыйныфны уңышлы тәмамлап, аттестат алган.

Кызының чыгарылыш кичәсе мизгелләре белән социаль челтәрләрдә аның әнисе Лиана Җәләлова уртаклаша. Әле аттестатын алырга сәхнәгә күтәрелгәндә, Хәят кызык хәлгә дә тарыган – аның туфлие төшеп калган.

«Минем Хәятым бөтенләй көлкеле булмаган очракларда да безне көлдерә белә. Аттестатын алганда, «Золушка» туфлиен югалтты», – дип көлеп яза Лиана бу хакта.

Хәят «Адымнар» полилингваль мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлады. Әлегә укуын мәктәптә дәвам итәчәк. Әнисе Лиана Хәятнең, 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә актерлык осталыгы факультетына укырга керергә җыенуы хакында әйткән иде.

 

Интертат

Фото: "Татар-информ" архивы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев