Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Ике әби дә бик шәп кешеләр, аларны хөрмәт итәм»

Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов яңа сулыш белән эшли. Төркеменә яңа концерт директоры алган. Моңа кадәр оештыру эшләре белән күбрәк тормыш иптәше Эльмира шөгыльләнә иде. Аралары суынганмы? Әллә Фазлыйәхмәтовларның куанычлы яңалыгы бармы? Ачыклык кертү өчен Ришат белән хәбәргә чыктык.

Фото Матбугат.ру сайтыннан алынды

– Ришат, Эльмира синең концерт директоры иде бит. Хәзер яңа кеше алгансыз икән. Ни өчен?
– Эльмира элек тә концерт директоры түгел, ә продюсер булды. Әйе, концертларны бергә эшләп килдек. Ә хәзер инде тәҗрибәле, ышанычлы кеше таптык. Концерт оештыру эшләре белән хәзер ул шөгыльләнәчәк.  

– Хастаханә юлын да таптадыгыз. Әллә Эльмира йөклеме?
– Бераз тикшеренергә туры килде шул. Эльмирага операция ясарга ңа туры килде. Хәзер барысы да, Аллаһка шөкер инде.  Йөклеме әллә юкмы дигән сорауга килгәндә, әлегә сер булып калсын. Быел Казанда зур концерт куярга исәп, шунда, серне чишәрбез.

– Ришат, концертлар белән йөрисең хәзер. Тамашачыны җыю кыенмы?
– Быел, Аллаһка шөкер, концертлар саны артты. Гастрольләр мохите сагындыра икән. Иҗатны яраткан тамашачы һәрвакыт карап, белешеп тора. Концерт буласын белгәч, әлбәттә, килә. Иҗатыңны яратмаган болай да килеп тормый. Андый кешеләр дә булырга тиеш, һәркемгә ошап, ярап бетеп булмый бит.

Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев