Ранис Габбазовның әнисе Гүзәлия ханым: «7 ел балабыз булмады...»
Татарстанның атказанган артисты Ранис Габбазовның әнисе Гүзәлия ханым ТНВ каналында чыгып килүче «Гаилә учагы» тапшыруында үзенең хатирәләре белән уртаклашкан булган.
Бик көтеп алган балабыз. 7 ел балабыз булмады. Ул безгә туу белән тормыш бәхете бирде.
5 яшеннән бирле трактор арбасына басып җырлаган иде, шуннан бирле зур сәхнәләргә басты, Аллага шөкер.
Мин футболист булам дип йөрде баштан. Аннары җыр дип йөри башлады. Кечкенәдән үк бер репетицияне калдырмады.
«2»ле алып кайтса, репетициягә бармыйсың дип әйтә идем. Ул елый башлый иде.
«Әнием, гафу ит! Башка "2"ле алмыйм! Только репетициягә җибәр!» дип, күңелсезләнә иде. Шундый яратты репетицияләрне.
Җыр тумыштан ук аның!
Без баштан төзүче һөнәре алырга җибәрербез дип уйлаган идек. Хәтта уку йорты белән барып та сөйләшкән идек.
Аннары "Татар моңы" турында ишеттек. Театр училищесына керттек. Баштан кертәсем килмәде... Ничек 15 яшьлек баламны чыгарып җибәрәм инде?! Улым монда да "Җибәр инде" дип, елап сорады, – дигән булган җырчының әнисе.
Исегезгә төшерәбез, Ранис Габбазов 21 июньдә пар канатсыз калды. Аның әтисе Рәис әфәнде бакыйлыкка күчте.
Фотолар: Ваһапов фондының социаль челтәрдәге аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев