«Клон» сериалы йолдызы, танылган актер вафат
***
Фото: социаль челтәрләрдән алынды
Актерның сәламәтлеге 13 мартта кискен начарлана. Жука де Оливейра Сан-Паулудагы Сирия-Ливан хосписының интенсив терапия бүлегенә озатыла. Табиблар аңа кардиологик проблемалар фонында үпкә ялкынсынуы диагнозы куя.
Артистның вафаты турында аның якыннары хәбәр итә. «Кайгы белән сезгә актер, язучы һәм режиссер Жука де Оливейраның вафаты турында хәбәр итәбез. Бу хәл 2026 елның 21 мартында иртәнге сәзгатьләрде булды», – дип уртаклашты аның туганнары Бразилиянең Poder360 басмасына.
Актерның гаиләсе аның фанатларына ярдәм һәм мәхәббәт өчен рәхмәт белдерде.
Жука де Оливейра 1935 елның 16 мартында Сан-Паулуда туган. Бигрәк тә танылган TBC (Бразилия комедия театры) сәхнәсендә ул «Вәгъдәне саклаучы», «Сәүдәгәр үлеме» һәм башка спектакльләрдә уйнаган. Сәяси тотрыксызлык чорында үзен коммунистлар яклы дип исәпләгән, шуның өчен Боливиягә сөрелгән.
Туган иленә кайткач, де Оливейра Сан-Паулуда телевидениедә эшләгән, анда телевизион һәм комедия фильмнарында төшкән. Аның иң истә калырлык роле – «Клон» сериалындагы галим Аугусто Альбьери роле. Нәкъ менә ул экранда барган вакыйгаларның «гаеплесе» иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев