Илсөя Бәдретдинова: «Каберем янында матур сүзләр сөйләп кыланмагыз»
Татар эстрадасында Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова кебек зур масштаблы, сыйфатлы шоу-тамаша эшләүче, елына 200 концерт куючы башка артист юк әлегә. Җырчы Казанда гына да 21 көн рәттән тулы залларда чыгыш ясады. Илсөя Бәдретдинова беркемнекенә дә охшамаган программаларын булдыруга ни өчен алынган? Концертлардан соң үзен ничек хис итә? Җырчы белән Казанда концерты барган көннәрдә очрашып сөйләштек.
Фото: Екатерина Кнопикова
– Илсөя, тамашачы синең концертлардан ял итеп, кемдер елап, бушанып, икенчеләре көч алып, өченчеләре уй-фикерләрен үзгәртеп чыга. Ә өч сәгатьтән артык халык алдында чыгыш ясаган Илсөя үзе нинди халәттә кала?
– Берәр сәгать сөйләшеп тә, ашап та булмый. Безнең хезмәт шундый бит инде ул: хисле. Концертлардан соң күңелдә ниндидер бушлык, хәлсезлек, шул ук вакытта канәгатьлек хисе – барысы бергә барлыкка килә. Миңа: «Сез – бик күңелле кешедер, сезнең белән кунакларга йөрергә рәхәттер, көндез берәр җирдә очрашырга кызыктыр», – диләр. Шул ук вакытта үзем турында тәкәббер, дорфа дигән сүзләрне дә ишетәм. Тормышта тыныч кеше мин. Артык сөйләшмим дә, кычкырмыйм да. Шулай итеп тамашачы каршысына чыгарга энергия туплыймдыр дип уйлыйм.
– Казанда гына да 21 көн буе концерт куясың. Мондый чыгышлардан соң төнлә йоклый аласыңмы?
– Юк, йоклый алмыйм. Бу – минем проблема. Һәм ул бик күп хезмәттәшләремнең авырткан җире икән. Чөнки эмоция белән эшлибез, янабыз. Табибларга барсаң: «Иртәнге җидедә уянырга, аннары спорт белән шөгыльләнергә, тегесен-монысын ашарга, урамда йөреп керергә кирәк», –диләр. Иртәнге сәгать биштә йоклап киткән кешегә нишләргә кирәк икән? Йокыдан торгач та бер кулымда – телефон, үзем сөйләшәм, үзем теш чистартам. Кая анда урамда һава сулап керү, спорт белән шөгыльләнү! Артистларның сәхнә артындагы оештыру эшләре нинди булуы кешегә күренми бит ул. Чын дөресен әйтәм: концерт булмаганда да һәр көнне иртәдән чыгып китәм һәм таң атканда кайтып егылам.
– Тулы бер программаны әзерләп, халыкка чыгару өчен күпме вакыт китә?
– Мин параллель рәвештә алып барам. Сентябрьдә сезон башлана. Унлап концертны күрсәткәннән соң, ул инде рәткә керә башлагач, яңа программаны әзерләүгә керешәм. Күлмәкләр, җырлар, сәхнә бизәлеше турында уйлыйм. Чөнки бу – бик зур эш. «Әй, җәй көне эшләрбез әле яңа программаны», – дигән кешеләргә шаккатам. Ничек өлгерәләрдер? Мин ел буе эшләп тә өлгерә алмыйм. Аяк киемнәре тектерәбез, бизәнү әйберләре аерым ясала, күлмәкләргә тукымаларга заказ бирәбез, аларны өчәр ай көтәргә туры килә. Һәр җырга диярлек аерым образ тегелә. Барысы да – кул эшләре, четерекле, озак хезмәт. Параллель рәвештә студиядә дә утырырга кирәк, фотосессия дә ясыйбыз, видеолар, футажлар төшерәбез. Болар барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Җырларның да сүзләрен язмыйча көен язып булмый, көе булмыйча аранжировкасын эшләтә алмыйсың. Алардан башка утларны көйләп булмый. Төркемдәге егетләргә, кызларга барысына да костюмнар тектерергә кирәк. Программа тулысынча үзгәрә бит.
– Синең программаларың шуңа күрә башкаларыннан нык аерыла да.
– Хәлдән килгәнчә инде. Башка артистлар арасында да бик тырышып эшләүче хезмәттәшләрем бар. Алар да минем кебек йокламый, хәлләрен яхшы аңлыйм. Әле бит кайчагында уйлап табасың, аны әзерләп бетерәсең һәм башка бер артист синекенә охшаш номерны алданрак чыгара да куя. Һәм син әзер чыгышны төшереп калдырырга мәҗбүр буласың. Андый чакларым да булды. Чөнки миңа кемдер күрсәткән номер кирәкми.
– Шундый зур масштаблы программа булдыру идеясе кайчан барлыкка килде?
– Иҗат башында ук Илфак белән эшкә, башкалардан аерылып торырга кирәк, дигән уй белән тотындык. 13 ел иҗат иткәннән соң һәм тормышта барыгыз да белгән хәлләр килеп чыкканнан соң, репертуарсыз да калгач, башта мондый шоу-программага, җиңелрәк җырларга күчәрмен дип уйламаган да идем. Миңа үз иҗат юлымны тамырдан үзгәртергә туры килде. Бик курыккан идем, ләкин халык аны кабул итте. Эстрададагы һәр җырчы аерылып торырга тиеш. Әгәр бер артист икенчесен кабатласа һәм: «Аның уңышлы булды, мине дә халык кабул итәчәк», – дип уйласа, бу – билгесезлеккә илтүче юл, дип саныйм. Аранжировкалар, күлмәкләр, җырлар, гомумән, юнәлеш кабатлана башлый икән, халык аны бик тиз сизә, язалар да. Миңа: «Синең элеккеге программаларың бик кызык иде. «Әбиеңнәр кыз чакта», «Атказанмаган», «Әстәгъфирулла». Нигә шундый кызыклы исемнәрне төшереп калдырдың?» –дип сорыйлар. Мин сәхнәгә чыкканда, барлык хезмәттәшләрнең дә программа исемнәре бер төрле иде: «Сандугач керде күңелгә», «Моңнарым сезнең өчен», «Дусларым-туганнарым». Ә безнең Илфак белән бу системаны үзебезчә үзгәртәсе килде. Һәм башкаларга охшамаска тырышып, «дурацкий» исемнәр куша башладык. Бүген башка артистларда да керделе-чыктылы исемнәр китте. Миңа инде хәзер бу кызык түгел. Җитдирәк темаларга эшлисем килә башлады: «Күңел куша», «Кирәк», «Мин исән». Бөтенебез бертөрле булу шулкадәр күңелсез. Охшаш күлмәкләр, охшаш программа, шул ук контент. Минем бер тапкыр да кимәгән ике күлмәгем эленеп тора. Халыкара мода юнәлешләрен карыйбыз бит инде, тектерәбез. Кайбер үзгәрешләр кертеп, күлмәкне тегеп бетердек тә, гастрольләргә чыгып киттем. Бик кыйммәтле күлмәк иде. Бер атнадан соң кайткач, фотосессия ясарга тиеш идем. Шул арада икенче җырчы социаль челтәргә минекенә охшаш күлмәкне чыгарды. Ул да гаепле түгел. Алданрак өлгерде. Ләкин мин аңа охшарга тиеш түгел. Шулай итеп, күлмәк бер тапкыр да киелмәде. Миңа да аныкы кебек кирәк, дип эшләгән кешеләрне аңламыйм.
– Синең командаң да бик көчле. 7 милләт, 5 дин вәкилен бер учка җыйгансың, барысы да диярлек – яшьләр. Алар белән уртак тел табарга да, тотып торырга да кирәк.
– Төркемдә 17 кеше, Казан концертларында 20 дә була. Безнең командада беренче, икенче дигән сүз юк. Без бергә. Беркайчан да «мин» дип түгел, «без» дип сөйлим. Бергә елыйбыз, бергә көләбез. «Командаңны ничек тотасың?» – диләр. Ике генә кагыйдә бар: кешелекле булырга кирәк тә «нормально» түләргә кирәк.
– Төркемдә тагын берәү бар бит әле – Җәүдәт. Робот нәрсәгә кирәк булды?
– Менә шундый берәр нәрсә эшлисе килде. Заманча технологияләр алга бара һәм ул миндә беренче булырга тиеш.
– Иҗатың башкаларныкыннан аерылып торсын өчен, син тәүлеккә 24 сәгать буе уйлап торырга тиеш бит...
–Уйлыйм, миңа ул вакыт җитми.
– «Илсөя көчле», – дисәләр дә, урманга чыгып, каравыл кычкырасы килгән чаклар булмыймы?
– Шулай иткәлим дә. Мин бит – хатын-кыз, шул ук авыл кызы. Зарланырга әтием дә, абыем да, ирем дә юк. Мин кемгә кирәк соң? Ләкин кулымда балам бар. Көчле булып йөрмәсәм, кеше сүзләренә игътибар итә башласам, үләргә кирәк. Ә сынарга ярамый. «Мин көчле», – дим дә торып китәм.
– Төшенкелеккә бирелгәндә нишлисең?
– Иҗат кешесе бик тиз төшенкелеккә бирелә. Үземне үзем тартам да чыгарам. Мин психологларга барырга кирәк дигәнгә ышанмыйм. Үз-үземне дә аңламыйм, психолог ничек аңласын? Сиңа шушы кеше ярдәм итәр, дип, берәүне тәкъдим иттеләр. Карыйм: үз гаиләсендә дә әллә ниләр бар. Якын кешесенә дә, үзенә дә ярдәм итә алмагач, ул миңа ничек булышсын? Кереп батам да үземне үзем сыртымнан тартып чыгарам. «Кызый, давай, бер көн иртәнге алтыга кадәр елыйбыз да аннары яши башлыйбыз, башка ярамый», – дим.
– Үзгәрдең, Илсөя...
– Тормыш үзгәртте. Миңа хәзер 45 яшь. Әле менә хәзер генә «юк» дияргә өйрәндем. Бу – безнең авыл менталитетыдыр инде, гадилек. Ошыймы, ошамыймы – син барысына да елмаясың, тегендә, монда барырга кирәк. Юк, дип әйтә башладым. Холкым шундый: әгәр «әйе» дип әйтәм икән, димәк, аны эшләргә тиешмен. Ә мин өлгерә алмыйм.
– «Юк» дигәнне яратмыйлар бит, дошманнарың арта...
– Син күп тапкырлар кемгәдер ярдәм итеп, бер тапкыр гына «юк» дисәң, шунда ук начар кешегә әйләнәсең. Мин моны аңламыйм. Тагын шундый нәрсәгә тап булдым. Янәшәмдәге кешеләр белән дуслашырга теләүчеләр күп. Бу дуслык өчен түгел, минем турыда мәгълүмат алу өчен. Алардан: «Кем белән очраша, кем белән йоклый, кайда яши, күпме акча эшли?» – дип сорыйлар. Серләремне беркемгә дә сөйләмим. Нигә кирәк ул кешеләргә күпме акча эшләвем? Анысын саныйлар, ә шул ук сәхнәгә күпме туздырганны санамыйлар. Матур күлмәгемне күрәләр, ә төннәр буе акырып елап чыккан төннәремне белмиләр. Ялларда алар балалары, оныклары белән шашлык пешереп ял иткәндә, минем кемгәдер ялварып, нәрсәдер эшләп йөргәнемне күрмиләр. Безнең һөнәрнең төп үзенчәлеге шунда: без бу нәрсәләрне күрсәтергә тиеш тә түгел. Без кешеләргә матурлык алып киләбез. Зарланып утырырга хакым юк, чөнки тамашачы аны үзенчә кабул итә. «Авыр булгач, заводка эшкә бар», – диләр. Яисә: «Чирләгәч, нигә концертларыңны туктатып тормыйсың?» – дип язалар. Алар концертның вакытын үзгәртүнең нинди зур проблема икәнен күз алларына да китерми. Беренчедән, синең йөзләгән, миллионлаган сумлык арендаң түләп куелган һәм ул яначак. Икенчедән, синең төркемдәге артистларың акчасыз кала, өченчедән, кассирлар кешеләргә билетларын кире кайтарып азаплана. Күпме тамашачы концертка килергә эшләрен алдан планлаштырган, самолетларга билетларын алган. Чирләсәң дә, үлсәң дә чыгып эшлисең. Әни үлеп китте, җирләдек. Икенче көнне концерт иде. Бу хакта тамашачыга ахырдан гына әйттем. Апа үлде, икенче көнне зур чарада чыгыш ясарга тиеш идем. «Апа үлде, авыр чагым», – дип хәбәр иттем. «Ярар, син үлмәгәнсең бит, апаң үлгән», – дигән җавап килде. Бу – артист тормышындагы медальнең икенче ягы. Безгә нәрсә әйтсәң дә ярый, дип уйлыйлар һәм шулай эшлиләр дә. Артистның кыяфәтеннән алып шәхси тормышына кадәр барсын да сөйлиләр. Социаль челтәрләрдә үзләренең фикерләрен кимсетү сүзләре белән язалар. Шул ук вакытта артист тамашачыга каршы дәшмәскә тиеш. «Син анда артык күлмәк алганчы, ул акчаны бер гарип балага бирсәң, яхшырак булыр иде», – дип язалар. Сәхнә, җыр, күлмәк – акча эшләү чыганагым. Мин шул күлмәк аркасында ун балага ярдәм итә алам. Алар күпме акча күчергәнлегемне күз алдына да китерә алмыйлар бит. «Борының ямьсез, ирен үтерде дә кеше булып йөри, кыланчык. Мондый кыяфәт белән урамга да чыкмас идем». Ниләр генә язмыйлар. Һәм син боларның барсын да күтәрергә тиеш. Син аларга каршы сүз әйтеп кара... Үзе берни дә эшләмәгән кеше мине концерт куярга, киенергә өйрәтмәсен иде. Миннән яхшырак эшләгән кешенең фикерен рәхмәтләр әйтеп кабул итәм.
– Һәм син шундый сүзләрдән соң сыйфатлы программа ясап, сәхнәгә чыгып басарга тиеш. Залда әнә шул сүзләрне язган кешеләр дә утыра бит...
– Бар, беләм. Андый тамашачылар булу – бер хәл. Мине күралмый торган хезмәттәшләрем дә бар. Һәм алар да концертка килә. Минем турыда нәрсә уйлаганнарын да беләм. Белә торып кабул итәм. Мине диванага санарга кирәк түгел. Алар да нәрсә уйлаганымны яхшы белә. Икейөзлелек. Чын күңелдән килгән хезмәттәшләр дә бар, бу әллә каян сизелеп тора. «Эстрадада дуслык бармы?» – дип сорыйлар. Ничек булсын?! Без барыбыз да бер эшне эшлибез. Бер-берсенең идеясен урламасыннар өчен, шыпырт кына сөйләшәләр, бер-берсен чәйнәп, тетмәләрен тетәләр. Ничек мин аны дус дип әйтим? Бары тик таныш.
(Кыскартып бирелде)
Энҗе Шәйхетдинова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
ЕСЛИ ТАКАЯ СИЛЬНАЯ ТАК ЗАЧЕМ ЖЕ ПОСТОЯННО ДАВИШЬ НА ЖАЛОСТЬ!
0
0