Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров һәм башка җырчыларны туйга чакыру күпмегә төшә?

Популяр җырчы һәм алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова татар эстрадасы йолдызларын туйга чакыруның күпмегә төшүе турында сөйләгән.

Бәяләр 50 мең сумнан башлана. Ләкин җырчы артистның ничә җыр башкарачагын, күпме вакытын туйда үткәрәчәген әйтмәгән. Җырчыларның бәяләре болайрак:

  • Илшат Сафин – 50 мең сумнан башлана;
  • Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар – 60 меңнән;
  • Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин – 80 меңнән;
  • ”Айфара” төркеме – 80 меңнән;
  • Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова – 80 меңнән;
  • Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан мәдәният институты профессоры Винера Ганиева – 90 меңнән;
  • Татарстанның халык, Башкорстанның атказанган артисты – Филүс Каһиров – 150 меңнән;
  • Рөстәм Әсәдуллин – 150 меңнән;
  • Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова – 200 меңнән;
  • Татарстанның халык, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова – 300 мең сумнан башлана.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулкадәр акча алырга оялмыйлар микән алар