Әңгәмәнең дәвамы.
– Ә сәхнәдән төшкәч, Илшат нинди? Тынычракмы, әллә шул ук энергия белән яшиме?
– Илшат ике төрле була алмый. Тормышта нинди – сәхнәдә дә шундый. Мин һәр җырның эченә кереп, аның сүзләренә, мәгънәсенә игътибар итеп башкарырга тырышам. Җырны басып кына җырлап булмый дип уйлыйм. Җыр белән яшәргә, аның халәтен аңларга һәм шул хисне тамашачыга җиткерергә кирәк. Дәртле җыр булса – дәртен бирергә, моңсу җыр булса – моңын җиткерергә тырышам. Ә тормышта мин тыныч кеше. Сәхнәдә сез нинди Илшатны күрәсез, тормышта да нәкъ шундый Илшат.
– Популярлык килгәннән соң кешеләрнең сезгә мөнәсәбәте үзгәрдеме? Дуслар арасыннан кемнәр чын булып калды?
– Мин үземне беркайчан да «популяр артист» дип йөртмим. Бу тормышта һәр кешенең үз эше бар. Барыбыз да адәм балалары. Дусларым арасыннан начарны сизмәдем. Элек кем белән дус булып яшәдек, бүген дә шул кешеләр белән аралашабыз. Кечкенәдән бергә уйнап үскән дусларым белән дә күрешеп, сөйләшеп торабыз. Янымда тугры, мәрхәмәтле, ышанычлы кешеләр бар. Шуңа күрә мин үземне бәхетле дип саныйм. Тормыш бик кыска. Дусны дус, туганны туган итеп белеп, берберебезгә ярдәмләшеп, очрашкан кешегә сәлам биреп яшәсәк иде.
– Хатын-кызда сезнең өчен иң мөһим сыйфатлар нинди? Матурлык, акыл, холык – кайсысы беренче урында?
– Хатын-кыз бервакытта да ямьсез була алмый. Әмма минем өчен беренче чиратта акыл тора. Хатын-кыз синең эшеңне, холкыңны аңларга, һәрвакыт ярдәм итеп, хуплап торырга тиеш дип уйлыйм. Шул вакытта гына эш тә, тормыш та алга бара. Акыл кирәк, яхшы холык кирәк. Бер-береңне аңлау, бер-береңә терәк булу мөһим.
– Мәхәббәт турында да күп җырладыгыз. Сезнеңчә, бүгенге заманда чын мәхәббәтне саклап калу авырмы?
– Иҗатымның башланган чорында мәхәббәт турында җырларым күп булды. Соңгы елларда исә күбрәк тормышчан җырларга тартылдым. Миңа кешеләр көндәлек тормышта куллана торган сүзләр белән язылган җырлар ошый. Артык катлаулы, әкияти сүзләр белән эшләргә яратмыйм. Чөнки кеше җырдагы сүзләрне аңларга, үз тормышы белән бәйләргә тиеш. Туган як, авыл, әти-әни, мәхәббәт – барысы турында да җырлар булырга тиеш.
Бер концертны бары тик мәхәббәт җырларыннан гына төзү миңа бик читен булыр иде. Ә мәхәббәтне саклап калу бүгенге заманда бераз авыррактыр дип уйлыйм. Хәзер кешеләр интернет, телефон аша таныша, тормышлары да башкача. Аерылышкан парларны да еш күрәбез. Шуңа күрә, яшьләргә теләгем шул: бер-берегезне аңлап, сабыр булып яшәгез. Тормыш булгач, авырлыклар да була. Әмма авырлыклардан соң яхшысы килә.
– Әгәр бүген 18 яшьлек Илшат янына барып, аңа бер генә киңәш бирә алсагыз, нәрсә әйтер идегез?
– «Илшат, күңелең, йөрәгең нәрсә куша, нинди хыялың бар – шулар буенча алга атла. Хыялыңа ирешергә тырыш. Кешенең сүзен тыңла, үзеңнекен эшлә, диләр бит. Нәрсәгә генә тотынсаң да, аны яратып башкару кирәк. Үзеңнең яраткан эшең белән тырышып шөгыльлән. Бирешмә, алга атла. Һәм иң мөһиме – исән-сау бул», – дияр идем.
– Илшат Сафинның бүгенге иң зур хыялы нәрсә? Сез әле халыкка күрсәтмәгән нинди зур максат яки проект бар?
– Минем иң зур хыялым – киләчәктә матур, мәгънәле җырларны халыкка җиткерү. Тамашачыларымның санын арттыру, аларның мәхәббәтен яулау. Төрле шәһәрләргә, районнарга барып, үземнең матур, мәгънәле концерт программам белән тулы залларда чыгыш ясарга насыйп булсын иде. Иң мөһиме – тамашачыларым исән-сау булсын. Алар белән күп еллар очрашып, күрешеп яшәргә насыйп булсын.
– «Яшел Үзән» газетасы укучыларына нинди теләкләрегез бар?
– Яраткан «Яшел Үзән» газетасы укучыларына иң зур теләгем – исәнлек-саулык. Куелган максатларыгызга ирешергә насыйп итсен. Якыннарыгыз, кадерле кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын. Аллаһ Тәгалә күтәрә алмаслык сынаулар белән сынамасын. Һәрчак шатланып, елмаеп, сөенеп, олыны – олы, кечене кече итеп, дөреслек белән яшәргә насыйп булсын. Эшләрегездә зурданзур уңышлар телим. Ә 20 гыйнвар көнне Горький исемендәге мәдәни үзәктә яңа, сигезенче сезон концертым белән сезне көтеп калам. Рәхим итегез! Сезнең белән якыннан күрешергә насыйп булсын.
– Ихлас әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Иҗат чишмәгез саекмасын, матур җырларыгыз белән тамашачыларыгызны сөендереп торыгыз!


Нет комментариев