Илдар Хәкимов турында 10 кызыклы факт
Йолдызлар

Илдар Хәкимов турында 10 кызыклы факт

***

  1. Кечкенә чагында әти-әниләре белән Кавказ якларында яшәгән һәм теле урысча ачылган.
  2. Гаиләдә өч малай үскәннәр. Илдар – иң өлкәне.
  3. 6 яшеннән бирле җырлый.
  4. Яраткан ризыгы – кыстыбый.
  5. Тәүге автомобиле – «Москвич».
  6. Чаңгы буенча икенче зурлар разрядын 9нчы сыйныфта укыганда ук ала. 5 чакырым араны 12 минутта узган булган.
  7. Тәүге эш урыны – Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры.
  8. Гүзәлгә тәүге биргән бүләге – бала рәсеме төшкән открытка.
  9. Гүзәлгә «бәбәем» дип эндәшә. Гүзәл аңа: «Җаным», – ди.
  10. Гүзәлнең барлык клипларының авторы, төшерүчесе һәм продюсеры.

Чыганак/фото: Татар эстрада


Нет комментариев