Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кызы Эллариның кулын сораганнар
***
Фото: соц. челтәрләрдән
Җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның концертында күңелле хәл булган. Аларның кызлары Эллариның кулын сорарга сәхнәгә бер егет күтәрелгән.
– Уф, йөрәк әрни. Сезнең кызыгыз Элларины мин чын күңелдән яраттым. 2 ел элек бер сораган идем инде кулын, килеп чыкмады. Ләкин йөрәккә боерып булмый шул, – ди егет.
«Кияү килгән», – дип гаҗәпләнә моңа Гүзәл Уразова. Илдар Хәкимов исә егеткә «буе ничава» дип бәя бирә. Тамашачылар бу күренештән рәхәтләнеп көлешәләр.
Ахырдан егет җитдирәк темаларга да күчә.
– Сез үзегезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Без яшьләр өчен сез – чын мәгънәсендә үрнәк гаилә, – ди егет, Хәкимовлар гаиләсенә соклануын белдереп. – Шулай ук 24 ел дәвамында эшләп, тырышып, менә шундый нәтиҗәләргә ирешүегез өчен дә бик зур рәхмәт сезгә, – ди ул, тулы залларга ишарәләп.
Бу мизгелләрдә сәхнәдә Эллари үзе күренми. Ул, әлбәттә инде, әлегә кияүгә җыенмый бугай. Эллари – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның беренче кызлары. Ул бүгенге көндә югары белем ала, шул ук вакытта әти-әнисе белән гастрольләргә дә йөри. Яшь җырчының әтисе һәм әнисе белән уртак дуэтлары бар. Соңгы вакытта аерым гына да җырлар яздыра.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев