Биюче Азамат Заһиров белән хушлашырга килгән халык урамнарга сыймаган
Фаҗигале төстә арабыздан киткән биюче Азамат Заһировны туган ягы Башкортстанның Борай авылында соңгы юлга озатканнар.
Артист белән хушлашу мизгелләрен Ришат Төхвәтуллин төркемендәге җырчы Гүзәл Асылбаева үзенең сторисларында күрсәтте.
Җырчы белән хушлашырга Ришат Төхвәтуллин үзе һәм аның төркеме кайткан. Видеолардан күренгәнчә, Азаматларның ишегалдына бик күп халык җыелган…
«Дуслар, без бүген Борайда Азаматыбызны озатабыз. Бик кыен яшьләр киткәндә. Бик акыллы, игелекле егет иде. Авыр туфрагы җиңел булсын, әти-әниләренә Аллаһ ярдәм бирсен. Азаматны озатырга бик күп кеше килгән. Безнең команда да монда» – дип сөйли Гүзәл.
Ришат Төхвәтуллинның хушлашу сүзләре:
Азаматны алып чыгып киткәндә бәхилләшергә килгән халык урамнарга сыймый….
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев