Хаҗәт догасы
Аллаһка нәрсә дә булса сорап мөраҗәгать итәр алдыннан укыла торган дога.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Тәртибе:
- Тәһарәт (госел) алырга.
- Ике рәкәгатьле намаз уку.
- Аллаһка хәмед әйтергә:
Әлхәмдү ли-Лләәһи Рабби-ль-гъәәләмиин.
«Барча мактаулар – галәмнәрнең Раббысы [тәрбиячесе] Булучы Аллаһка».
- Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ салават әйтергә (төрле формасы бар, иң эчтәлекле кыска төренең берсе):
Әллааһүммә съалли үә сәллим гъәләә сәййидинәә Мүхәммәдиү-үә гъәләә әәлиһи үә съахбиһи әҗемәгыййн.
«Аллаһым, сәедебез [пәйгамбәребез] Мөхәммәдкә ﷺ, аның әһле-бәйтенә (гаилә әһелләренә) һәм барлык сәхабәләренә салават-сәламнәрең булсын».
Яки намазда «Әттәхият»тан соң укыла торган «Ибраһимия» салаватын укырга мөмкин.
- Түбәндәге доганы укырга:
Ләә иләәһә иллә- Ллааһу-ль-Хәлиймү- ль-Кәрийм,
Сүбехәәнә-Ллааһи Рабби-ль-гъәрши- ль-гъәҙъыййм,
Әлхәмдү ли-Лләәһи Рабби-ль-гъәәләмийн,
Әс-әлүкә мүүҗибәәти рахмәтик,
Үә гъәзәә-имә мәгъфиратик,
Үә-ль-гъаниймәтә миңң-күлли биррин,
Үә-с-сәләәмәтә миңң-күлли иҫмин,
Ләә тәдәгъ лий ҙәммбән илләә гъафәртәһ,
Үә ләә һәммән илләә фәрраҗетәһ,
Үә ләә хәәҗәтән һийә ләкә ридъан илләә къадъайтәһәә,
Йәә әрхәмә- р-Раахимийн.
«Хәлим (әмерләренә буйсынмаган колларына Җәзасын Ашыктырмаучы, Мәрхәмәтле) һәм Кәрим (колларының лаеклы-лаексыз булуына карамастан, аларны Нигъмәтләндерүче, Юмартларның юмарты) Булучы Аллаһтан башка табынырга лаеклы илаһ (зат) юк.
Бөек гарешнең Раббысы Булучы Аллаһ барлык кимчелекләрдән пакь.
Барча мактаулар – галәмнәрнең Раббысы [тәрбиячесе] Булучы Аллаһка.
[Аллаһым,] Синнән мәрхәмәтеңә илтүче нәрсәләрне, мәгъфиратыңа (кичерүеңә) лаеклы итүче гамәлләрне, һәртөрле ганимәтләреңә ия булуны һәм барча гөнаһлардан саклавыңны сорыйм.
[Аллаһым,] минем бер генә гөнаһымны да кичермичә, бер генә кайгы-борчуымны да җиңеләйтмичә һәм Син риза булган бер генә ихтыяҗымны да үтәмичә калдырмасаңчы,
Әй, мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе Булучы [Аллаһым]!»
- Теләгәнеңне сорарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев