Улым чукындырылмаган да, сөннәткә дә утыртылмаган: Бүген ничек бар, шулай яшәргәме?
Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
– Ирем башка милләттән, улым чукындырылмаган да, сөннәткә дә утыртылмаган. Исемне мулла да кычкырмаган. Бәлки, ул үскәч динне үзе сайлар. Ә бүген ничек бар шулай яшәргәме?
– Юк, Пәйгамбәребез әйтә, һәр бала туганда ук иман белән дөньяга килә, дип. Һәм бала үскәч үзе сайлар әле дигән сүз дөрес түгел. Ул бит тәрбия алып үсә. Ни өчен соң без 7 яше тулуга балаларны мәктәпкә илтәбез. Үскәч, укырга кирәкме, юкмы икәнен үзе карар дип әйтмибез бит. Пәйгамбәребез балаларны 7 яшьтән намазга өйрәтергә куша, ә пенсиягә чыккач түгел. Шуңа да ире каршы булмаса, мәчеткә килеп, азан әйтеп, исем кычкыртырга кирәк. Бу безнең җәмгыятебез өчен бик катлаулы сорау. Аннан мөселман динендә булган ир-атка христиан һәм яһүди динендә булган хатын-кызга өйләнергә ярый, ә хатын-кызлар бары мөселман динендә булган ир-атка гына кияүгә чыга ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев