Телевизордан имам­нар­ның берсе иртәнге намазны таң беленгәч укырга мөмкин, диде. Бу шулай­мы?
Иман нуры

Телевизордан имам­нар­ның берсе иртәнге намазны таң беленгәч укырга мөмкин, диде. Бу шулай­мы?

Авылларда азан көтәләр. Сорауга «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар Гатауллин җавап бирә.

– Иртәнге намаз вакыты (Фаҗр) чын таң (Әл-фаҗр әс-садик) белән килә. Офыкта ак җепне кара җептән аеру мөмкин булу белән, намаз укырга була.

Хәзрәткә вакыт тапканы һәм ачык җаваплары өчен рәхмәт. Барлык мөселманнарны якын­лашып килүче Бөек бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйбыз. Аллаһ Тәгалә хакына чалган корбаннарыгыз йортларыгызга бәрәкәт, Раббыбызның яр­лыкавын һәм ризалыгын ки­терсен!


Нет комментариев