Татарстан мөфтие «хәләл лаборатория» булдыру планнары турында сөйләде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына Комитетның Росаккредитация хезмәте тарафыннан «хәләл» стандартының милли ГОСТка туры килүен тикшерүне уңышлы узгач, лаборатория һәм «хәләл» үзәге булдыру планнары турында сөйләде.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Тәңгәллек документы бирә торган компанияләр бик күп. Әйтик, кешеләр генә сөйләшеп, кул биреп килешкәннәр – сез аларга ышанасызмы? Безнең структура сертификация органына әйләнде, ягъни аны дәүләт таный, һәм әлегә бу «хәләл» стандартларын үтәү буенча бердәнбер сертификация органы», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә мөфти Камил хәзрәт.
Ул яңа сертификация органнары барлыкка килүе ихтималын да инкарь итмәде, ләкин киләчәктә Росаккредитация тикшерүен узган оешмалар гына калырга мөмкин, дип саный мөфти, чиновниклар фикере белән таныш буларак.
«Бу бик катлаулы булса да, без моны уздык. Барлык командага һәм Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиевка рәхмәт, ул бик нык ярдәм итте», – дип сөйләде мөфти.
Хәзерге вакытта Диния нәзарәтенең планнарында үзенең «хәләл лаборатория»сен булдыру, ул Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия дәүләтендә беренче булачак, шулай ук «хәләл» үзәкләре ачу каралган. Хәзрәт фикеренчә, бу маркировканың ни өчен кирәклеген халык әлегә тулысынча аңлап бетерми, шуңа күрә халык белән эш дәвам итәчәк.
«Ислам ноктасыннан караганда, без [Татарстан] беренче урында: ислам финанслары, "хәләл" индустриясе, каллиграфия – теләсә нинди юнәлештә. Чечнядагы коллегаларыбыз Коръән юнәлешендә бик алга киткән, Дагыстанда телевидение бик яхшы эшли, һәм бу безгә ярыш рухы өсти», – дип билгеләп үтте мөфти.
Элегрәк «хәләл» стандартлары Комитеты эше турында оешма җитәкчесе Аббяс Шляпошников сөйләгән иде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев