Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

Татар Танае мәчете – 25 ел хезмәттә

Татар Танае авылында мәчетнең 25 еллык юбилее уңаеннан истәлекле чара узды. Авыл халкы, кунаклар, дин әһелләре һәм мәчет төзелешендә катнашкан кешеләр бергә җыелып, иман йортының үткән юлын барлады, аны төзүчеләрне искә алды һәм киләчәге өчен догалар кылды.

Чулпан Гыйсмәтуллина фотолары

Мәчеткә нигез ташы 1998 елның 17 июлендә салына. Ә инде 2001 елның 6 июлендә иман йорты тантаналы рәвештә үз ишекләрен ача. Шул тарихи вакыйгадан соң чирек гасыр вакыт узды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан мәчеттә Коръән укылып, догалы мәҗлес үткәрелде.

Чараны авыл имамы Наил хәзрәт Садриев ачты.

– 25 ел – аз вакыт түгел. Мәчет төзелешендә катнашкан авылдашларыбызның күбесе инде арабызда юк. Бүген яңгыраган җылы сүзләр, кылган догалар аларның рухларына барып ирешсен иде. Алдагы елларда да авылыбызда азан тавышы тынмасын, кешеләр иман белән, күркәм гамәлләр кылып яшәсен, – диде ул.

Мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе, төзелеш материаллары һәм матди ярдәм табуда зур көч куйган Хәлим Һидиятуллин бәйрәмне оештыруда да башлап йөргән. Мәҗлестә Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, күрше авылларның имам-мөәзиннәре, төзелештә катнашкан авылдашлар, өлкәннәр, районның «Мөслимәләр» җәмгыяте җитәкчесе Сания ханым, мәчеткә ярдәм күрсәтеп килүче Равил Зиннәтуллин һәм башка кунаклар катнашты. Хәлим ага җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, мәчетләрнең авыл тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Ул шу лай ук мәчеткә нигез салынган вакытны чагылдырган документаль фильм тәкъдим итте.

Риваятьләр буенча, бүгенге Татар Танае авылына нигезне якынча 720 ел элек Болгар шәһәреннән килгән Җәммәт бабай салган. Авыл элек-электән динле төбәк саналган, биредә ике мәчет эшләгән. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри да авылга килеп, Мөхәммәтша мулла белән иске зираттагы борынгы кабер ташлары язуларын өйрәнгән. Иң борынгы кабер ташларында Акъдәүләт һәм 1533 елда җирләнгән Ингуҗи улы Инзилни исемнәре сакланып калган.

Совет чорындагы дингә каршы сәясәт Татар Танаен да читләп үтмәгән. 1938 елда авыл мәчетләренең манаралары киселә. Әмма мәчетсез елларда да авыл халкы динен ташламый. Җомга һәм бәйрәм намазлары Разия апа йортында укыла. Авылда бүген дә дини йолаларны үтәүчеләр, мәетләрне шәригать кушканча соңгы юлга озатучылар бар.

Яңа мәчет төзелеше башланганчы ук, 1992 елның октябрендә иске мәчетнең манарасы яңадан күтәрелә. 54 ел лык тәнәфестән соң авыл өстендә янәдән азан тавышы яңгырый башлый. Ул елларда Оркыя Кәримова авылдашларына Ислам нигезләрен өйрәтә. Бүгенге имам Наил хәзрәт тә аның шәкертләренең берсе.

Юбилей чарасының төп мәгънәсе мәчетнең яшен генә искә алу түгел, ә динне, милли традицияләрне һәм авыл тормышын саклау турында фикер алышу булды. Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин үзенең вәгазендә мәчетнең җәмгыятьтәге әһәмиятен ассызыклады.

– Мәчетләребез нык булып, Ислам нурын таратып, кешеләргә рухи тәрбия биреп торсын. Мәчет – ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ул мәдрәсә дә, ата-бабаларыбыз калдырган изге мирас та. Бүген мәчетне җитәкләгән Наил хәзрәткә, бирегә йөрүче өлкәннәргә һәм яшьләргә рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул.

Чара мәчет ишегалдында башланып, Коръән уку, вәгазьләр һәм чәй табыны артындагы аралашу белән дәвам итте. Кунаклар мул табын әзерләүдә ярдәм иткән авыл кызларына һәм иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мәҗлес ахырында яңгыраган фикерләрнең иң әһәмиятлесе, исә, киләчәк буын турында булды. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бүген бәйрәм шатлыгы белән генә таралышырга түгел, ә мәчетнең киләчәге өчен җаваплылыкны да тоеп кайтырга кирәк. Мәчетнең алдагы елларда да гөрләп эшләве бүгенге буынның иманлы балалар һәм оныклар тәрбияли алуына бәйле. Теләкләрнең иң зурысы да шул булды: мәчетләрдә биш вакыт азан яңгырап торсын, ә намазга йөрүчеләр саны елдан-ел арта барсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев