Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

«Танышыбыз намаз укымый, әмма терлекне бисмилла әйтеп чала. Бу ит хәләл була аламы?» (СОРАУ-ҖАВАП)

Сәлимҗан хәзрәт Домнин белән әңгәмәдән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

– Шәригатьтә таң суы дигән нәрсә бармы? Имештер, аны өй түбәсенә куялар да авыручыны шуның белән коендыралар.

– Таң суы – халыктагы таралган бер ырым. Динебездә бу хакта хәбәр ителгән бер генә хәбәрне дә белмим. Аллаһ Илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кеше авырса – дәвалансын. Аллаһ барлык чирләргә дә дәвасын бирде. Бер генә чирдән дәва булмас. Ул – үлемдер”, – диде. Шуңа күрә авырып киткән кеше ышанычлы табибларга барсын. Һәм төрле шикле нәрсәләрдән, ырым-шырымнардан сак булсын!

– Ләббәйкә дип гел әйтеп йөрсәң, хаҗга бару мөмкинлегең арта ди. Шуңа ачыклык кертсәгез иде.

– Ләббәйкә зекере – хаҗда һәм гомрәдә әйтелә торган изге сүз. “Ләббәйкә Аллаһүммә ләббәйк”, ягъни “менә мин Синең каршыңда, Раббым Аллаһым, менә мин Синең каршыңда”. Аның мәгънәсе дә бик тирән. Мөселман кешесенең тормышы шул мәгънә белән төзелергә тиеш. Ә инде Хаҗга барырга теләк булса, дога кылыгыз. Аллаһ Раббыбыз бар нәрсәгә кодрәтле. Ихластан кылынган догага җавап бирә.

– Танышыбыз намаз укымый, әмма терлекне бисмилла әйтеп чала. Бу ит хәләл була аламы?

– “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!” дип әйтелеп мөселман кулы белән чалынса, ул ит хәләл була. Намазның фарызлыгын инкярь итмәгән, оялчанлыктан яки ялкаулыктан намаз укымаган кеше гөнаһлы вә ләкин мөселман булып санала. Шуңа күрә бу шартлар үтәлгәндә ит хәләл булыр, иншаллаһ.

– Нәфел намазларын укырга ярамаган вакыт бармы?
– Нәфел намазлар биш вакыт кысаларында укылмый: кояшчыкканда, кояш баеганда һәм кояш иң югары ноктада – зенит ноктасында булса. Шулай ук икенде намазыннан соң кояш баеганчыга кадәр һәм иртәнге намаз укып кояш чыкканчыга кадәр нәфел намазлары укылмый.

– Мөселман кешесенә ат итен ашарга ярыймы?  
– Ярый. Безнең кайсыбер өлкәләрдә яшәүче татар халкы ат итеннән башка бүтән бер итне дә ашамый.

– 70 мең тәһлил әйтү динебездә бармы ул?
– Китапларда бу хакта хәбәр итүче аять-хәдисләрне белмим.

Дилбәр Гарифуллина

Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев